Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Татар гимназиясе легендар шәхеснең юбилеен билгеләде

Кашшаф Сәмигуллин — генерал-майор Миңнегали Шәйморатов ордены кавалеры, Уфаның шәрәфле шәхесе, отставкадагы КГБ полковнигы.Легендар шәхес белән истәлекле очрашу тантаналы шартларда, мәктәп алдындагы мәйданда, саф һавада үтте. Югары сыйныф укучылары чын хәрбиләрдәй дәүләт флагларын кертте, укучылар солдатларча атлау, боерыкларны үти белү сәләтләрен күрсәтте. Гимназия директоры Равил Идрисов бу көннең гимназия тарихында калачак истәлекле булуын билгеләде, һәммәсен якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрикләп, биредә белем алучыларның чын патриотлар булып үсүләрен теләде.Укучылар ветеранның тормыш юлы белән танышты, аның батырлыкларына сокланды. Кашшаф Сәмигуллин 1923 елда Башкортстанның Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылында туган. Ул иртә ятим кала, ләкин, барлык авырлыкларга карамастан, язмыш сынауларын җиңеп чыга ала. Һәр көнне Кашшаф күрше авылга укырга йөри, педагог булырга хыяллана. 1940 елда Иске Турай мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшкә урнаша. Әмма сугыш башлана. 17 яшендә егет үз теләге белән фронтка китә. Бу эштә ЗАГСта эшләгән бертуган апасы ярдәм итә — аны бер елга “картайта”. Яшь солдатны Краснохолмск хәрби-пехота училищесына җибәрәләр, ә инде 1942 елның 15 маенда Кашшаф Калинин фронтына — Ржев янында дислокацияләнгән 20нче армиягә эләгә. Монда ул пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә. Вазуза елгасын көймәләрдә һәм салларда кичү буенча хәрби бурычны үтәгәндә, Сәмигуллин десант полкының башка подразделениеләрен оста ут белән яклый. Авыр сугыш барышында авыр яралана һәм контузия ала. Кашшаф Сәмигуллин 7 айны хәрби госпитальдә үткәрә, табиблар сугышчыны аякка бастыра, II төркем инвалидлык билгели. Кашшаф Сәмигуллин иптәшләре янына кире кайта алмаячагын аңлагач, үзен куркыныч җинаятьчеләр белән көрәшкә багышларга карар итә. Милиция мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлагач, эчке эшләр халык комиссариатына эшкә алына. Хезмәтен кече лейтенант булып башлый, ә БАССРның КГБ полковнигы дәрәҗәсендә тәмамлый, 1985 елның августында лаеклы ялга китә. Кашшаф Сәмигуллин 42 — хөкүмәт һәм 34 ведомство бүләкләренә ия, аеруча Шәйморатов ордены белән горурлана.Легендар шәхескә гимназия укучылары, мәртәбәле кунаклар хөрмәт сүзләрен белдерде, аңа якты теләкләрен җиткерде.Раббани мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмов мөселман календаре буенча Кашшаф абыйга инде 103 яшь булуын белгеләде, аңа бәхет, бәрәкәт теләде.Чарада һәммәсе дә бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды. Әйтергә кирәк, Кашшаф Сәмигуллин, өлкән яшьтә булуына карамастан, бүген дә барлык чараларда актив катнаша. Гимназиядә үткәрелгән бәйрәмдә дә юбиляр ялкынлы чыгыш ясады.— Кадерле балалар, мин сезне бик яратам. Бәхетле булыгыз, чын патриотлар булып үсегез, Ватанны яратыгыз, илебез белән горурланыгыз! — диде ул.Ветеран сугыш елларын искә алды, солдатларыбызның бәяләп бетергесез батырлыклары турында бәян итте.Чара гимназия укучыларының матур-матур чыгышлары белән үрелеп барды. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, оста итеп җырлар башкарды, татарча гына түгел, башка халыкларның да милли биюләрен күрсәтеп, таң калдырды. Укучыларның тынычлык символы — ак күгәрченнәрне очыруы аеруча матур күренеш булды.Ветеранга бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Хөрмәтле ветеранның юбилее уңаеннан гимназиядә белем алучылар чын парад әзерләгән, һәр сыныф үзенең осталыгын күрсәтте.Хәрби җырлар яңгырап торган бу матур бәйрәм чарасы һәркем күңелендә патриотик тойгылар уятты. Саф һавада үткән тантанадан соң ветеран укучылар һәм укытучылар белән мәктәп музеена керде. Анда ике геройга багышлап, тарихи парта ачылды. Геройларның берсе — Григорий Кормилец, икенчесе Кашшаф Сәмигуллин. Бу парта артына зур казанышларга ирешкән укучылар утыру хокукына ия булачак. Бүген анда күп мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүчеләр — Фелик Леонов (11 А сыйныфы) һәм Тимур Бикбулатов (6 Е сыйныфы) ветеран белән бергә утырып фотога төште. Соңыннан мәктәп янында “Хәтер бакчасы”на юкәләр утыртылды. Кашшаф Әһлетдин улы утырткан юкәсен сугышны башыннан ахырына кадәр үткән туганына — Исхак Гобәйдуллинга багышлады.