Ул Илеш районының якташлар оешмасы рәисе буларак районнан чыккан кешеләрне төрле юнәлешләр һәм тармаклар буенча берләштерү буенча актив эш алып барылуын билгеләп үтте.– Мин районнарның якташлар оешмаларын булдырырга һәм район хакимияте башлыгы яисә район Советы секретаре дәрәҗәсендә мондый оешма эшчәнлегенә җаваплы кешеләрне билгеләргә, шулай ук, республика районнарының барлык якташлар берлекләрен берләштерәчәк якташлар оешмаларының координация советын булдыруны тәкъдим итәм. Минем фикеремчә, Координация советы әгъзалары тәҗрибә-киңәшләре белән әлегә мондый оешмалар булмаган районнарда аларны булдырырга ярдәм итәр иде, тәгаен муниципаль районда күптөрле чаралар үткәрүдә ярдәм күрсәтерләр иде. Координация советы эше гомум характерда булса да, монда ачыктан-ачык ярыш элементы да бар. Оешмалар бер-берсеннән өйрәнә, кызыклы һәм файдалы тәҗрибә туплый, күршеләргә караганда да яхшырак эшләргә тырышачак.Координация советының тулыканлыэшләве өчен, әлбәттә, бина кирәк булачак. Уфада якташлар ое