Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Экваторны уздык!"

"Башкортстан чәчү эшләре экваторын узды. Төгәлрәк әйтсәк, сабан культуралары республика басуларының 51,4 процентында чәчелде инде. Бу -1 миллион 084 мең гектар. Язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар, мал азыгы, техник культуралар чәчәбез. Эш Башкортстанда, барлык биш табигый-климат зонасы буенча бара. Илеш, Архангель, Кырмыскалы, Дүртөйле, Авыргазы, Әлшәй районнарында эшләр тәмамланып килә - 73-84 процентка үтәлгән инде. Бу язда яхшы һава торышы безгә гадәти вакытлардан ике атнага алданрак кырларга чыгу мөмкинлеге бирде. Безнең аграрийларга моңа әзер булганнары өчен рәхмәт - вакытында орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары җитештерелгән, техника әзерләнгән. Һәм ышанабыз, һава торышы алга таба да яхшы булыр", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров. Исегезгә төшерәбез, узган ел республика бик зур уңыш җыеп алды. Чәчү җирләрен арттыру, элиталы орлык чәчү, авыл хуҗалыгында тхниканы яңарту һәм башка шундый эшләр "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында берничә ел дәвам итә. Быел да бу җәһәттән күләмле эш пландаштырылган.