"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстан дәваханәләре һәм поликлиникалары быел 32 УЗИ заманча аппаратын алачак. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аларның берсе Аскын үзәк дәваханәсенә кайтарылган да инде. Аның югары сыйфатлы визуаль һәм заманча сурәтләр күрсәтү технологияләре бар, сканерлауның 3D/4D/5D мөмкинлекләре киңәйтелгән. «Бу сыйфатлы, ышанычлы һәм нәтиҗәле прибор, ул сурәтләрнең югары сыйфатын, эксплуатацияләүнең уңайлылыгын һәм тиз диагностиканы тәэмин итә», - дип билгеләп үтте Аскын үзәк район дәваханәсе баш табибы Вадим Галәветдинов. Фото: ufa.mk.ru