Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Социаль эшкуарлык буенча яңа программа старт ала

Программа гражданнарның һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән эшкуарлык эшчәнлеге турында белем бирүне күз уңында тота. Укуларны 2023 елның 15 маеннан башлау планлаштырыла, ул онлайн-режимда узачак һәм социаль эшкуарларга ярдәм программасы буенча грант алу өчен мәҗбүри шарт булачак. Укуга заявкалар 2023 елның 10 маена кадәр кабул ителә. Гранттан тыш, социаль эшкуарлар өчен ташламалы шартларда дәүләт яисә муниципаль милекне арендалау рәвешендә мөлкәти ярдәм чаралары һәм еллык 3,75 процент минималь ставка буенча микрозаймнар эшләп килә. Шулай ук өстәмә рәвештә алучылар даирәсе киңәя - хәзер социаль предприятие статусы һәм шуңа бәйле рәвештә бөтен мөмкин булган ярдәмне инвалидлыгы булган, ялланып эшләүчеләре булмаган индивидуаль эшкуарлар да алырга мөмкин. Программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Гомумдәүләт проекты 2018 елның маенда Русия Президенты В.В. Путин указы белән расланган һәм кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр санын 2024 елга 25 миллионга кадәр арттырырга тиеш. Башкортстан Русия субъектлары арасында 2022 елда бирелгән грантлар саны буенча икенче урында тора. Республиканың социаль предприятиеләр реестрына 404 предприятие кертелде. Фото: bash.news