Җырчы Алла Пугачева Мәскәүгә кайткан. Бу хакта чәршәмбе көнне ТАССка аның ярдәмчесе Елена Чупракова хәбәр иткән."Әйе", — дигән Агентлыкның әңгәмәдәше, Пугачева чыннан да 3 майда Мәскәүгә кайттымы, дигән сорауга җавап биреп. Җырчының дусты, модельер Валентин Юдашкин белән 6 майга Троекурово зиратында планлаштырылган хушлашу мөмкинлеге турында комментарий биреп, Чупракова: «Мин әлегә аңардан бу хакта сорамадым», - ди.2022 елның язында Пугачева гаиләсе белән Русиядән Израильгә киткән иде.Юдашкин 60 яшендә 2 майда, яман шеш белән озак көрәшкәннән соң, вафат була. Аның белән рәсми хушлашу тантанасы 6 майда, шимбә көнне, Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә башкаланың Троекурово зиратында узачак.