IQ-парк территориясендә Евразия НОЦ - Уфа Фән һәм технологияләр, Башкорт дәүләт медицина, Уфа дәүләт нефть техник университетларының тематик зоналары һәм лабораторияләре урнашачак. IQ-паркның 4 һәм 5 катларын медицина югары уку йорты биналары алачак. БДМУ җитәкчелеге монда "Фарма-үзәк" һәм "Биоинженерия үзәге" урнаштырырга планлаштыра. Яңа структураларның "башлангычы" алдынгы медицина технологияләре лабораторияләрен тәшкил итәчәк. «Фарма-үзәк» төп бурычларның берсен хәл итү өчен эшләячәк: алар - үзебездә актив фармацевтика субстанцияләрен эзләү, аларның клиникага кадәр тикшеренүләр өчен эшләнмәләре һәм фармакопей стандарт үрнәкләр әзерләү. Гади тел белән әйткәндә, «Фарма-үзәктә» яңа ысуллар ярдәмендә яңа фармацевтика препаратларын эзләү юнәлеше гамәлгә ашырылачак, - дип сөйләде БДМУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Искәндәр Әхәтов. Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре - психотроп, йөрәк-кан тамырлары, кардио- һәм нейпротектор активлыкка ия яңа матдәләр синтезы. Лидерлар лабораториясендә табылган кушылмалар нигезендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, депрессияләрне, баш мие кан әйләнеше бозылуны һәм гемостаз системасын дәвалау өчен оригиналь Русия дару чаралары булдырылачак.