Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләделәр. Яшь кеше социаль челтәрләрнең берсендә интим характердагы белдерү күрә һәм анда күрсәтелгән номерга шалтырата, әмма шалтыратуга беркем дә җавап бирми. Берникадәр вакыттан соң егеткә үзләре шалтыратканнар. Анда бер ирнең тупас тавышы ишетелгән. Ул үзен секс-хезмәтләр күрсәтү салоны начальнигы дип таныштырган. Бу бәндә егетне аның шалтыратуы аркасында заказлар системасы бозылганына һәм бөтен бронь автоматик рәвештә гариза бирүченең номерына күчкәненә ышандыра башлый. Шуңа бәйле рәвештә ул югалткан 90 мең сум акчаны кире кайтаруны таләп итә, ә түләмәсә, гаиләсен җәзалау белән яный. Туганнары өчен куркып, зыян күрүче акча җыя һәм аны теге әйткән исәпкә күчерә. Мошенник аңа сумманың килгәнен, әмма аны ала алмаячагын әйтә һәм яңадан түләүне үткәрергә күндерә. Егет танышларыннан тагын 90 мең сум акча ала һәм аны күчерә, әмма бу юлы да операция уңышсыз уза, һәм егеттән хәзер инде 25 мең сум таләп итәләр. Ә аннары тагын 198 мең сум сорыйлар. Зыян күрүче барлык боерыкларны үтәгән, шуннан соң шалтыратулар туктаган. Бичара мошенниклар капканына эләккәнен аңлап, полициягә гариза язган. Анда мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Монда нәрсә дияргә була инде... Кайчак башны да эшләтергә кирәк. Фото: mk.ru