Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Татарлар Филипп Киркоровка һәйкәл куярга җыена

Оешма җитәкчесе Рөстәм Ямалиев моны бик кызык аңлата, имеш, җырчы илебез эстрадасы патшасы булып тора, ул күп тапкыр концерт белән Кырымга һәм Донецкка барган, Казанда да еш була. "Шунысын да әйтергә онытмаган, Филипп Киркоровның әтисе Бедрос Кироков татарның милли конгрессы өчен чит кеше түгел, ул координация берлегенең актив әгъзасы, ә аның булачак хатыны Олеся Иванова ТМКның Казандагы бүлеге белән идарә итәчәк. Һәйкәлне Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә куярга телиләр. Бүгенге көндә Татар милли конгрессы һәм аның составына кергән 5 иҗтимагый оешма шәһәр һәм өлкә хакимиятенә тиешле хат язган. Ямалиев әйтүенчә, документлар артыннан Бедрос Киркоровның никахтан тыш туган улы һәм Филипп Киркоровның бертуганы Александр Матвеев йөри икән", - дип яза "Шәһри Казан". Бу хәбәр күпләрне чыгырыннан чыгарган. Адәм мәсхәрәсе, диючеләр дә бар. Филипп Киркоровның татар милләтенә ни катнашы бар икән? "Бу идея чын йөрәктән яңгырадымы икән соң, әллә милли конгресс шул рәвешле үзенә пиар ясап, Киркоровлар гаиләсенә үтеп кермәкчеме?" - диләр. "Русия Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов фикеренчә, гадәттә, андый нәрсәне бөек шәхесләргә багышлыйлар, әгәр инде аны татарларның милли конгрессы тәкъдим итә икән, җырчының милләтебез өчен эшләгән файдалы гамәлләрен атап үтсен. Берәр мәчет салганмы ул, китап чыгарганмы, дәреслек эшләгәнме, атаклы татар мәгърифәтчесе булганмы – моның кайсысы Филипп Киркоровка туры килүе аңлашылмый", - дип язган гәзит сайты. Фото: eg.ru