Чәршәмбегә каршы төндә Украина Кремльгә ике пилотсыз очкыч ярдәмендә һөҗүм итәргә омтылды, дип хәбәр итә Русия Президенты матбугат хезмәте. Аппаратлар сафтан чыгарылган, инцидент нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Кремльдә бу хәлне Русия Президенты Владимир Путинга һөҗүм итү дип бәялиләр. Русия үз артыннан "кирәкле дип санаган вакытта" җавап чараларын кабул итү хокукын калдыра, ди матбугат хезмәте. Хәрбиләр һәм махсус хезмәтләр вәкилләре "радиолокацион көрәш системаларын кулланып, үз вакытында тиешле чаралар күрелде", дип хәбәр итте, аппаратлар сафтан чыгарылган. Аппаратлар җимерелүдән һәм аларның кыйпылчыклары таркалудан беркем дә зыян күрмәгән, шулай ук матди зыян китерелмәгән. Украина Президентының матбугат секретаре Сергей Никифоров Киевның Кремльгә пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүменә катнашлыгы юклыгын белдерә. Аның сүзләренә караганда, килеп чыккан хәл 9 май алдыннан хәлне киеренкеләндерү булып тора. Киевның бу хәлгә катнашлыгын, шулай ук, Украина Президенты офисы башлыгы киңә