Киңәшмә башында төбәк җитәкчесе М-5, М-7 һәм Р-240 федераль трассаларының торышына игътибарны юнәлтте. Башкортстан Башлыгы Хакимияте контроль идарәсе әзерләгән фотоматериалларда - юлларның җыештырылмаган участоклары, җимерелгән киртәләре һәм тукталыш пунктлары. Радий Хәбиров бер ай эчендә трассаларны тәртипкә китерергә кушты. - Бөтен подрядчыларга чүп-чарны җыештырырга, коймаларны төзәтергә бер ай бирәбез. Башкортстан юллары - федераль һәм төбәк юллары - тәртиптә булырга тиеш, - дип ассызыклады республика Башлыгы. Аннары катнашучылар эре транспорт объектларын төзү турында фикер алышты. Уфада М-5 һәм М-7 федераль трассаларын тоташтыра торган коридор төзеп бетерәләр. Бу - шәһәрдән Караидел елгасы аша тоннель һәм күпер буенча көнчыгыштан чыгу юлы. Юл хәрәкәтен оештыру төбәк үзәге җитәкчесе Мансаф Низакаев проектның 85 процентка әзер булуы турында сөйләде. Төзүчеләр тоннель тишү эшләрен тәмамлаган, күпер төзелешен башкарган. Асфальт түшәү һәм төзекләндерү кала. "Транспорт сәгате"ндә тоннельгә керү өлешенең архитектур бизәлешен тәкъдим иттеләр. Башкортстан Башлыгы эскизлар вариантларын эшләп бетерүне йөкләде. Фото: glavarb.ru