Шулай ук юлларда йөрүчеләргә шартлар тудыру буенча колачлы эшләр башланды. Атап әйткәндә, Русия Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күләмле эшләр башкарыла. Юлларны яхшырту максатын куйган гомумдәүләт проекты, аларны яңарту белән беррәттән, хәрәкәт итүдә цивилизацияле тәртип урнаштыруны да, юлчыларны заманча хезмәтләндерүне дә күздә тоткан комплекслы чараларны үз эченә ала. Билгеле булуынча, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Русиянең Транспорт министрлыгы тарафыннан “2030 елга кадәр чорга Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Президент Указын тормышка ашыру максатында эшләнгән. Бу гомумдәүләт проекты бөтен илне колачлый, анда Русиянең 84 субъекты һәм 105 шәһәр агломерациясе катнаша. Башкортстан Республикасының юл комплексы Идел буе федераль округында иң озыны исәпләнә. Башкортстан автомобиль юлларының озынлыгы 55 мең километрдан артык. Шуларның 787 километры – федераль, 13,6 мең километры – төбәк һәм муниципальара, ә 33,5 меңе — урындагы юллар. Автотранспорт белән йөк ташу буенча Башкортстан илдә 19нчы урында булса, пассажирлар ташу буенча – 8нче. “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты гамәлгә куелганнан соң үткән чорда, ягъни 2019-22 елларда, Башкортстанда барлыгы 1328 километр төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән. Моңа 34,8 миллиард сум акча юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан — 18 миллиард сум. — Күләмле эшләр Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Чишмә, Иглин районнарында һәм Уфа шәһәрендә, Уфа агломерациясендә, шулай ук Ишембай, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак агломерациясендәге Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә башкарылды, — диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. 2023 елда алдан планлаштырылган зур объектларда төзелеш эшләре дәвам итәчәк. Мәсәлән, Уфаның Октябрь районына караган Зинино бистәсе янындагы транспорт чишелеше, Уфаның Киров районындагы Высотная һәм Академик Ураксин урамнары төзелеше, Рабкорлар урамын, Бөре – Тазтүбә – Сатка юлын реконструкцияләү, Уфадан федераль әһәмияттәге М-5 “Урал” автомобиль трассасына чыгу юлын төзү дәвам итә. Башкортстанда гамәлгә ашырылучы янә бер күләмле инфраструктура проекты — М-12 трассасы төзелеше. Билгеле булуынча, Мәскәү — Казан маршруты буенча М-12 тизйөрешле автомобиль юлын Екатеринбургка кадәр озайту турында Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның 21 апрелендә Федераль җыелышка Юлламасында җиткергән иде. “Казан – Екатеринбург” трассасы “Мәскәү – Казан” М-12 түләүле магистраленең дәвамы булачак. Казаннан Екатеринбургка кадәр юл реконструкцияләнгән участоклардан торачак. Ягъни, Казаннан Екатеринбургка кадәр 810 чакрым юлның 288 километры тулысынча яңа төзелеш буларак планлаштырылган. Аерым алганда, яңа 65 километрлы участок Татарстан чигеннән Башкортстанның Илеш районы территориясе буенча Дүртөйлегә кадәр Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты һәм Әсән авылларын урап уза. Әлеге участок, асылда, М-7 трассасының дублеры булачак. Яңа трассаны төзү кысаларында шулай ук М-7 трассасының Башкортстан территориясендәге 69 километры реконструкцияләнә. М-12не 2024 елда файдалануга тапшыруны планлаштыралар. Башкортстанда яңа трасса участогы Илеш, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнары аша узачак. Быел Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 200 километр автомобиль юлларын, гомум озынлыгы 802 метр тәшкил иткән 5 күперне ремонтлау планлаштырыла. Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 9 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк, шуларның 5 миллиард сумы — федераль бюджеттан. Хәбәр ителүенчә, “2020-24 елларга Башкортстан территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе” расланды. Бу документ автомобиль юллары буйлап 1000 яңа объект төзүне һәм шулкадәр үк объектны яңартуны үз эченә ала. Аны гамәлгә ашыру территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертергә, яңа эш урыннары булдыру өчен шартлар тудырырга, шулай ук инвесторлар җәлеп итәргә, республикада ваклап сату товар әйләнеше күләмен үстерергә, туристлар җәлеп итүчәнлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу юнәлештә дә республикада нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Идрис МӨДӘРИСОВ.