Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы тарафыннан әзерләнгән республиканы социаль-икътисади үстерү буенча фаразларда 2036 елга Башкортстанда авыл хуҗалыгы тулай продукциясен җитештерү 2021 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 1,9 тапкыр, ягъни 609,7 миллиард сумга кадәр артырга тиеш, диелә. 2025 елга АПК продукциясе күләме 32,6 процентка – акчалата күләмдә 319,3 миллиард сумга кадәр үсәргә мөмкин. “Агросәнәгать комплексын үстерүгә, авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләрен җитештерүне арттыруга “Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру, кече хуҗалык итү формаларын үстерү һәм аларны тармакта кооперацияләү, шулай ук экспортка юнәлтелгән продукция җитештерү һәм терлекчелек өлкәсендә эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итәчәк”, – диелә документта. Ведомство белгечләре фаразлавынча, 2023-36 елларда хуҗалыкларның барлык категорияләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ел саен 102,9-103,3 процентка арта барырга тиеш. Моңа ирешү өчен, әлбәттә, авылдагы социаль инфраструктураны да тиешле дәрәҗәдә үстерү таләп ителә. Русия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән очрашуда, Башкортстан 2023 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә федераль казнадан 700 миллион сум акча алачак, дип хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, соңгы елларда Башкортстан аграр тармакны үстерү юнәлешендә сизелерлек алга китте. “Бу – беренче чиратта, үткән елның рекордлы уңышы – 5 миллион тонна ашлык. Сөт җитештерү, башка төр продукция буенча да үсеш бар. Республика авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру буенча да алдынгылар рәтендә. Быел бу максатларга 700 миллион сумнан артык акча бүләбез. Күбрәк күләмдә юлларны ремонтлау, торак һәм социаль объектлар төзү планлаштырыла. Иң мөһиме – халык күзенә күренерлек уңай үзгәрешләр барлыкка килә”, – диде Оксана Лут. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстанда авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы яхшы темплар белән тормышка ашырыла, һәм республика проектны алга таба да үстерү юнәлешендә эшләячәк. Соңгы мәгълүматлардан күре- нүенчә, 2020-22 елларда авылларны комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыруга Башкортстанда 6,2 миллиард сум акча юнәлтелгән, шуларның 3,65 миллиард сумын федераль бюджет бүлеп биргән. 486 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, 130 төзекләндерү проекты гамәлгә ашырылган, 19 километр юл салынган, 33 километрда – газ, 18 километрда суүткәргечләр төзелгән. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сүзләренчә, хәзер программа кысаларында Башкортстанда 1,3 миллиард сумлык 69 объект төзелә. Яңа уку елына Әлшәй, Хәйбулла һәм Чакмагыш районнары авылларында өч яңа мәктәп сафка кертеләчәк. – Бездә авыл халкы республикада яшәүчеләрнең 38 процентын тәшкил итә, ә бу – 1,5 миллионнан артык кеше, шуңа күрә авылда яшәү сыйфатын күтәрү стратегик яктан мөһим бурычларның берсе булып тора, – диде Премьер-министр. Авылларны комплекслы үстерү программасының иң әһәмиятле юнәлеше ташламалы авыл ипотекасы булды. Өч ел эчендә Башкортстан халкы 13,7 миллиард сумлык 6,5 мең шундый кредит алган, бу – ил төбәкләре арасында иң югары күрсәткеч. “Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дип аталган республика программасы төбәк Хөкүмәте тарафыннан 2019 елда расланды һәм 2020 елда эшли башлады. Ул 2025 елга кадәр исәпләнгән. Узган елның декабренә финанслауның гомум күләме 9 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Узган елда, 2021 елдагы белән чагыштырганда, программаны финанслау 36,5 процентка арткан, 1,66 миллиард сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,2 миллиард сум – федераль казнадан. 700 миллион сумнан артык акча Башкортстан авылларын төзекләндерүгә, 200 миллион сум – торак төзелешенә, 60 миллион сум газ белән тәэмин итүгә юнәлтелгән. Гомумән, соңгы өч елда республикада авылны үстерү программасы буенча йөзләгән гаилә торакка субсидия алды, күпләр социаль найм буенча йортлар төзеде. Төбәктә 100гә якын җәмәгать территориясе төзекләндерелде, дистәләгән километр яңа юллар, газ һәм суүткәргечләр салынды. Әйтергә кирәк, моңа кадәр “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дип аталган дәүләт программасы эшләп килде. Аның “2020 елга кадәр Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” дип аталган ярдәмче программасы гамәлгә куелды. Мәсәлән, Илеш районының Карабаш, Череккүл авылларындагы яңа бистәләрдә шундый программа кысаларында социаль объектлар сафка кертелгән иде. Карабашның “Юбилейный” спорт-мәдәни үзәгендә, әйтик, 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы, заманча китапханә, спорт заллары, хоккей мәйданчыгы, авыл хакимияте урнашкан. Әлеге территориядә яшь гаиләләргә илледән артык җир участогы бүленгән һәм инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, заманча үзәк белән танышып, башкарылган эшләргә, авылда яшәүчеләр өчен булдырылган шартларга югары бәя бирде. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.