Илебез буйлап таралган тузганакны кем генә белми икән. Ул юл буйларында, бакчаларда, газоннарда, болыннарда, гадәттә, бай туфракларда үсә. Аңа чүп үләне дип карарга ашыкмагыз, файдалы якларын да исәпкә алыгыз.Яз көне тузганакның яшь яфракларын җыеп, салат ясап ашарга мөмкин. Яңа өзгән яфракларны башта тозлы суда ярты сәгать чамасы чылатырга киңәш ителә. Аннан вак кына турап, лимон суты һәм үсемлек мае кушып ашыйлар. Мондый салатлар канда холестерин микъдарын киметә.Медицинада тузганакның тамырларын файдаланалар. Аларда тритерпен кушылмалары, ситостерин, инулин, каучук, сумалалар, лайла, аксым һәм дуплау матдәләре бар.Тузганакның тамырларын аппетитны ачу, ашкайнатуны яхшырту өчен әче тәмләткеч, бавыр һәм үт куыгы авыруыннан үт кудыргыч һәм эч катулардан җиңелчә эч йомшарткыч буларак кулланалар.Бу үсемлек тамырыннан порошоклар, куе экстракт, кайнатма һәм төнәтмә ясыйлар. Салкын ысул белән төнәтмә хәзерләү өчен ике чәй калагы туралган тамырга бер стакан кайнар су салалар һәм 8 сәгать төнә