Башкортстанда кече бизнес субъектлары үсешенең уңай динамикасы дәвам итә. Агымдагы елның беренче кварталында да уңай тенденция сакланган. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 131 мең берәмлеккә кадәр арткан (агымдагы ел башындагы күрсәткечтән 2,8 процентка югарырак).- Хәзерге чынбарлыкта республикада уңайлы эшлекле мохит формалаштыру өстенлекле бурыч булып тора. Ул вакытта эшкуарларның үз проектларын артык административ процедураларсыз гамәлгә ашыру мөмкинлеге булачак. Республиканың бу өлкәдә кайбер казанышлары бар инде. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлешендә шикаятьләр санының кимүе күзәтелә (үткән елда эшкуарлардан шикаятьләрнең 4 проценты гына бу юнәлеш буенча килгән). Бу бизнес субъектларына карата планлы контроль һәм күзәтчелек чараларын уздыруга мораторийны озайтуга гына түгел, ә хәвеф-хәтәргә каршы профилактик чаралар кертүгә дә бәйле, - дип билгеләде Андрей Назаров.Инвестиция законнарын либеральләштерү буенча тәкъдимнәр турында тулырак мәгълүмат белән Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова чыгыш ясады.Фото: pravitelstvorb.ru