Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Донбасска ярдәм итүчеләр бүләкләнде

Очрашу барышында Луганск Халык Республикасы халкына медицина ярдәме күрсәткәннәре өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары, шулай ук ЛХРга йөк озата барганда күрсәткән батырлык һәм югары профессионализм өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.Чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты координаторы, Русия Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Римма Үтәшева катнаштылар. Очрашуның модераторы булып «Бердәм Русия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов чыгыш ясады.Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстанның Татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Альбина Хәлиуллина да бар. Ул табибларга гуманитар ярдәм җыю процессы турында сөйләде."Татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән без табиблар өчен гуманитар ярдәм җыйдык. Җәмәгатьчелек һәм безнең оешма әгъзалары гуманитар ярдәм җыюга кушылдылар. Дарулар, хирургия кораллары, беренче кирәкле товарлар җыелды. Бу эш "Табибларга - рәхмәт! " акциясе кысаларында узды. Барлык битараф булмаган кешеләр ярдәм кулы сузды, тәкъдимнәр ясады, кирәкле әйберләрне алып килде. Барысына да зур рәхмәт», – диде Альбина Хәлиуллина.Фото: ВК