Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Хатынга ярап булмады...

Ерак Кытай чиге белән туган як арасын якынайтып, сагынычлы хатлар еш килеп торды. Игълан ителгән кыска сроклы отпускка кайта алмаса да, Әмир туган ягына ун көнгә алданрак кайту хокукына ия булды. Аңа кадәр ул университетның 8 айлык әзерлек курсларына керү өчен часть командованиесеннән юллама, характеристика алу хәстәрен күргән иде инде. Шуңа да ул кайтканда ук Уфа аэропортыннан университетка сугылды, документларын тапшырды. Айдан артык якыннары янында булды да Әмир башкалага фән гранитын “киме­рергә” юлланды.Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт актив булды. Югары стипендия алып укуына карамастан, ул ярты ставкага электрик та, ишек алды себерүче булып та эшләде. Эштән дә, йөргән кызыннан да оялмады, кыенсынмады. Әмирнең юлында чибәр, базык гәүдәле, күзләре уйнап торган Фирая исемле кыз очрады. Ике ел чамасы дуслашып йөрделәр. Аралары суынып алган чаклары да булды, тагын дуслаштылар. Сукмаклар чуалды, инде юллар аерылды дигәндә, Әмир диплом яклаган көнне Фирая аның тулай торактагы бүлмәсенә үзе килеп керде. Ике көннән хәрби җыенга да барырга кирәк. Фираясының диплом алдыннан кая эшкә тәгаенләү вакыты да килеп җиткән. Шуның өчен һәммәсен тиз арада хәл итәргә кирәк иде.Әмир күчтәнәчләр алып, Фираяның авылына әти-әниләре янына аның кулын сорарга барды, ә бер атнадан соң әнисе белән кызны соратырга килде. Әнә шулай, ата-аналарның фатыйхасы белән ризалык алып, туй көне билгеләнде. Шаулап-гөрләп ике якта да туйлар үткәч, яшьләр район үзәгендә эшкә урнашты. Шунда ук тулай торактан бер бүлмә дә бирделәр.Еллар үтү белән бер-бер артлы ике кыз бала дөньяга килде. Алар турында хәстәрлекне, башлыча, Әмир үз өстенә алды, ясле-бакча мәсьәләләре дә тоткарлыксыз хәл ителде. Эшендә дә инициативалы, ярдәмчел, тынгысыз булды, эш күрсәтергә тырышты. Учреждение җитәкчесе буларак, Әмир Уфа юлларына да тузан төшермәде.Шулай беркөнне сөйләшеп, гаиләсен шәхси йортында калдырды да, башкалага эшкә урнашты. Әмир шәһәрдән кайтып-китеп йөрде. Гаилә белән бергәләп яшәүгә җитми дә бит, бигрәк тә яшь чакта. Нишлисең, тормыш бит. Соңрак яшь, чибәр, теремек хатын турында имеш-мимешләр дә ишетелде... Ике баласы белән хатынын Әмир алты айдан соң гына шәһәргә күчерде. Алар килгәнче дус-ишләр дә табылды. Беркатлы Әмир шулар аша якын киләчәктә фатир алу максаты белән хатынын бер югары дәүләт учреждениесенә секретарь итеп урнаштырды. Төсе-башы килгән, ак кофта, кыска итәк кигән. Прическасы да ниндирәк әле! Кабул итү бүлмәсенә керүчеләргә ягымлы карашын да, җылы сүзен дә кызганмый, бигрәк тә эшкуарларга.Ике ел да үтмәде, бер бүлмәле фатирның ачкычын тапшырдылар үзенә. Әмир исә һәркөн иртән бер кызын күтәреп, икенчесен җитәкләп, балалар бакчасына юнәлде (кунаклар кунып калган чакта да). Кичен дә аларны үзе алып кайта торган булды. Балаларны ашатты, эчертте. ираяның эштән соңга калып кайткан чаклары да булды. “Апаларга яисә кибетләргә кереп йөрдем”, – дип акланды. Бу хәл соңрак еш кабатлана башлады. Суыткычта эчеп бетел­мәгән “Амаретто” шәрабы, коньяк шешәләре дә күренә. Тора-бара “күңелле” кәеф белән кайткан чаклары да күзгә чалынды. Күршеләр үзен “Волга” белән китереп куйганнарын да күргәннәр.“Шундый эшкә үзең урнаштырдың”, – диде дә куйды Фирая. Ә гадәтен һаман шулай дәвам итте. Әмир тешләрен кысып булса да түзде. Хатыны кайбер шимбә көннәрендә дә, төрле сәбәп табып, өйдән чыгып киткәләде, ир белән ике бала фатирда калды. Кайчак кайтып, рәхәтләнеп бушка “концерт” та күрсәткәли. Алай гынамы соң? “Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, сөючесе бар әле”, – дип җырлап-биегән чаклары да булды. Җитмәсә, күзе-башы акайган хатын стенадагы келәмне дә йолкып төшерде, иренә шуны идәнгә җәеп ятарга фәрман бирде.Әлбәттә, мондый күренешләрдән соң гаиләдә ызгыш-талаш китте. Һәм Фирая иренә: “Ошамаса, чыгып кит”, – дия башлады. Ә менә авылга, әти-әниләре янына кайтып, бу хәлләр турында сөйләгәч, Әмирнең сүзләрен колакларына да элмәделәр. Дөреслекне күзгә карап әйткәч, “салмыш” туганнары кияүне ярыйсы гына тукмап ташладылар. Күп тә үтми, Фирая никахны гамәлдән чыгару өчен судка мөрәҗәгать итте. Судья аңардан: “Нинди сәбәп белән аерылышасыз?” – дип сорагач, Фирая: “Холкыбыз белән бер-беребезгә туры килмәдек”, – дип җаваплады. “Ун елдан артык бергә яшәгәнсез бит, ике балагыз да бар. Ничектер, аңлашылмый”. Ахыр чиктә: “Просто мин аны яратмыйм”, – дип җаваплады хатын кеше.Тышта ягымлы яз кояшы елмая, кем­нәрнеңдер күңелләре чиксез шаша. Ә Әмирнең исә бу мизгелләрдә йөрәге өзгәләнде, үзен кая куярга белмәде. Фирая эштән кайту белән ирен фатирдан куды, хәтта аның битен дә тырнарга күп сорамады. Нинди генә әшәкелекләр эшләмәде ул. Сөйләп бетерерлек түгел... Аптырагач, хатыны азрак тынычлансын дип, Әмир шәһәрдәге бер шифаханә-профилакторийга юллама алды. Ул биредә яшәп, шуннан эшкә йөрергә мәҗбүр булды. Атнасына бер генә тапкыр балаларын күрергә кайтты. Ә менә бер кайтуында әйберләрен җыеп, капчыкка тутырып куйганнар иде. Теләсә-теләмәсә дә, язның матур бер көнендә күңелләре мөлдерәмә тулган, “канаты каерылган” Әмир, үзенең кием-салымнарын, кайбер кирәк-яракларын, чаңгысын алып, фатирыннан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Хушлашканда болай диде: “Кызларым, газиз балакайларым! Минем бик тә сезнең белән бергә яшисем, сезнең “әтием” дигән сүзләрегезне озак еллар ишетәсем, элеккедәй бергә уйнап-көлеп, бергә чаңгыда йөрисем килгән иде. Ни үкенеч, безгә бергә озак яшәргә туры килмәде. Әниегез сезне нәрсәгә өйрәтер, монысы миңа караңгы. Сизәм: мине ул ничек бармын, шулай яисә яхшы әти димәс. Шөкер, Аллаһы Тәгалә бар, ул акны – карадан, яхшыны яманнан аерыр әле. Ә мин шуны әйтәм: тормышта күп сынаулар булыр, тик авырлыклар алдында сынып төшмәгез. Ничек кенә кыен булмасын, һәрвакыт изге күңелле кеше булып калыгыз. Еллар үтәр, үзегез тормышка чыгарсыз. Сез шунда, бәлки, әтиегезнең үзегезгә булган җылы мөнәсәбәтен аңларсыз, кадерен белерсез. Ә мин сезне беркайчан да онытмам”. Әмир барыбер югалып калмады. Ул үзенең яраткан эшен ташлап, әлеге дә баягы, торак алу өчен бер билгеле һәм тотрыклы оешмага эшкә урнашты. Дөньяда миһербанлы, синең хәлеңә керә белүче җитәкчеләр бар бит ул. Ике атна да эшләмәде, тулай торактан барлык уңайлыклары булган фатирга тиң бер бүлмә бирделәр. Шатлыгы эченә сыймады Әмирнең.Моны каяндыр ишеткән элекке хатыны оешманың профсоюз комитеты рәисе кабинетына: “Нишләп аңа яңа фатир бирдегез?” – дип, җенләнеп килеп кергән. Тегесе: “Без шулай кирәк дип таптык”, – дигәч, күзенә ак-кара күренмәгән хатын чыгып китәргә мәҗбүр булган. Көнләшүме, күңел тарлыгымы? Аерым торсалар да, тәүге елларда Фирая Әмиргә барыбер тынгылык бирмәде. Ә үзе? Әмир фатирдан чыгып киткәч, бер-ике атнадан соң балаларның икесен дә мәктәп-интернатка бирде. Әти-әниләре исән була торып. Бу хәлне ишеткән Әмирнең йөрәге жу итеп китте. Тәүдә аның моңа ышанасы да килмәде. Ничек аңларга соң? Димәк, бу елгыр хатынның ире белән генә түгел, балалары белән дә торасы килмәгән. Үзенә аулак фатир эшләп куйган дәртле хатын. Бу бит башка сыймаслык хәл. Нинди хурлык, оятсызлык, миһербансызлык?! Әлеге күңелсез, йөрәкне өшетерлек хәбәрдән соң Әмир, күчтәнәчләр алып, мәктәп-интернатка барды. Башта ул балаларын ерактан гына күзәтеп торды. Өлкәне Илүзә – кыю, ә кечесе Лениза боек кына күренә. Ә менә әтиләрен күргәч, икесе дә кире якка йөгерделәр. Ленизасы елап ук җибәрде. Күз яшьләреннән керфекләре чыланган Әмир тәрбиячеләр, укытучылар белән сөйләшеп карады. Аңлашылуынча, әниләре балаларының әтиләре белән очрашмавын таләп иткән. Еллар үтү белән дөнья куласасы акрын гына әйләнә торды. Ничек кенә булмасын, Әмир балаларны онытмады, тора-бара очрашу мөмкинлеге дә туды. Мөмкин кадәр акча белән дә ярдәм итте, туган көннәрендә үзләрен барып та котлады, телеграммалар да җибәргәләде. Тик менә балаларның берсе дә әтиләренә телефон аша шалтыратып, хәлен белмәде, открыткалар да җибәрмәде. Монысы бик тә аяныч, әлбәттә. Югыйсә, әтиләренең күңелендә изгелек кенә булды. Шул изгелек орлыклары балалары күңелендә еллар дәвамында булса да нишләп шытып чыга алмады икән? Ә бит Әмир балалары өчен үзенә ваемсызлык күрсәтерлек бернәрсә дә эшләмәде ләбаса. Гомергә хәтерне калдырырлык, бәгырьне телгәләрлек нинди начарлык кылды икән әтиләре? Менә шушы сорау күп еллар инде Әмиргә тынгылык бирми, аның җанын көйдереп көйдерә. Еллар иләгендә хәйран иләнеп, үзләре башлы-күзле булып, балалар үстергәч: “Нигә без әнинең коткысы белән әтиебезне шулай рәнҗеттек, ихтирам итмәдек икән?” – диярләр, бәлки. Гадәттә, мондый үкенүләр кеше үзе бәла-казага тарыгач кына башына килә шул. Тик анда соң була...Әнвәр Сөләйманов.