20 елдан артык никахта булган ир белән хатынның һәркайсына биш елга бер тапкыр 20 мең сум түләргә тәкъдим ителә. Мондый закон проектын ЛДПРдан Дәүләт думасы депутатлары эшли, дип сөйләде авторларның берсе — Думаның Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов."Без, килеп туган хәлне исәпкә алып, ярдәм итәргә, аналарны һәм балачакны, гаилә институтын сакларга кирәк дип саныйбыз. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне (8 июль) алдыннан озак вакыт никахта булганнар өчен федераль башлангычны карарга тәкъдим итү дөрес булыр иде", - диде ул.Кайбер төбәкләрдә мондый парларга ярдәм итүнең төрле чаралары инде билгеләнгән, дип искәртте парламентарий. "Әгәр кешеләр 20 елдан артык никахта тора икән, әйдәгез, аларга, район коэффициентларын исәпкә алмыйча, иренә дә, хатынына да 20 мең сум түлик. Биш ел саен шулай эшләргә кирәк", - дип тәкъдим итте Нилов. Ничек? Сез ризамы?фото: psiola-center.ru