Русиянең халык артисты Филипп Киркоров бер өйләнде дә, башка гаилә корырга җыенмый кебек. Ә менә аның әтисе инде өченчегә башлы-күзле бугай.Бедросның беренче хатыны – Виктория, ул – Филиппның әнисе. Икенче хатыны Людмила белән 1997 елда кавышалар, анысы урындагы колхоз рәисе була.Ул Мәскәүгә күчәргә теләми, Новгородта яши һәм укыта икән.Хәзергесе 43 яшьлек йорт караучы хатын-кыз булуын яза «Комсомольскя правда».Филипп Киркоров концертында: «Залда минем әти, ул миңа гомер, фамилия бирде, бүген 91 яшьтә диярлек яшь хатыны белән миңа кул чаба. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк», – дигән.Мәхәббәт инде бу, мәхәббәт! Аеруча 43 яшьлек хатынның 91 яшьлек егеткә карата тагын ни булсын...