Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Белоруссиягә меңнән артык пенсионер барачак

Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов хәбәр иткәнчә, проектта катнашучыларның беренче төркеме кичә Минскидан кайткан. Сигез көн дәвамында туристлар Белоруссиянең күп санлы сәнәгать һәм мәдәни-тарихи объектларында булган. Пенсионерлар сәфәр турында уңай фикерләр әйтә һәм республика җитәкчелегенә программага ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерә. Рөстәм Афзалов билгеләп үткәнчә, май–июль айларында төбәкнең өлкән яшьтәге кешеләренең сәфәр графигы тулысынча расланган. 2023 елда «Башкорстанда һәм Беларусьта озын гомерлелек» проекты буенча Белоруссиягә барлыгы 1,3 меңнән артык кешене җибәрергә планлаштыралар. Башкортстан Башлыгы өлкән яшьтәге туристлар Белоруссиянең истәлекле урыннары белән таныша алсын өчен бу юнәлешне актив үстерәчәкләрен ассызыклады. "Проектка бик җаваплы карарга, ветераннарыбызга туган республика, Русиянең башка төбәкләре һәм дус илләр белән танышырга мөмкинлек бирергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Минскины без Беларусь белән хезмәттәшлегебез тагын да тыгызрак булсын өчен сайладык. Мәктәп укучылары өчен анда баруны оештыру турында да уйларга кирәк. Киләчәктә бу Минскига очу ешлыгын атнага ике тапкырга кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый логистика бизнесның үзара бәйләнеше һәм мәдәни алмашу үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк".