Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланачак

9 майда бәйрәм Уфаның Совет мәйданында 10.00 сәгатьтә генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Алга таба 11.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булачак. 9 майда иң мөһим чараларның берсе Уфада Октябрь проспектында хәрби хезмәткәрләр һәм техника парады булачак. Быел беренче тапкыр парад расчеты составында СВО катнашучылары һәм диңгез пехотачыларының кадет сыйныфлары узачак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника колоннасы һәм 9 берәмлек заманча техника узачак. Парадны кече авиация вертолетлары һәм самолетлары очышы тәмамлый. 8 майда 14.00-23.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда ретро-техника күрсәтү оештырыла. Урыс драма театры парковкасында тарихи техника һәм "Патриот" хәрби-патриотик паркының хәрби пехота машинасы урнаштырылачак.9 майда 15.00 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика эстрадасы артистлары катнашлыгында сәнгать осталарының тантаналы концерты булачак.18.00 сәгатьтә Совет мәйданында тан

9 майда бәйрәм Уфаның Совет мәйданында 10.00 сәгатьтә генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Алга таба 11.00 сәгатьтә Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булачак. 9 майда иң мөһим чараларның берсе Уфада Октябрь проспектында хәрби хезмәткәрләр һәм техника парады булачак. Быел беренче тапкыр парад расчеты составында СВО катнашучылары һәм диңгез пехотачыларының кадет сыйныфлары узачак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника колоннасы һәм 9 берәмлек заманча техника узачак. Парадны кече авиация вертолетлары һәм самолетлары очышы тәмамлый. 8 майда 14.00-23.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда ретро-техника күрсәтү оештырыла. Урыс драма театры парковкасында тарихи техника һәм "Патриот" хәрби-патриотик паркының хәрби пехота машинасы урнаштырылачак.9 майда 15.00 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында республика эстрадасы артистлары катнашлыгында сәнгать осталарының тантаналы концерты булачак.18.00 сәгатьтә Совет мәйданында тантаналы патриотик концерт башлана. Чара Ленин исемендәге мәйданда 23.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.Бәйрәм чаралары Башкортстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.Фото: bashinform.ru