Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Яшел Башкортстан" акциясендә 70 мең кеше катнашты

Быел язгы акция 22 апрельдән 13 майга кадәр уза, ә бердәм акцияләр 29 апрельгә һәм 13 майга билгеләнгән.Агымдагы елның 29 апрелендә республикада гомумреспублика шимбә өмәсе һәм “Яшел Башкортстан” агач һәм куаклар утырту буенча бердәм акция узды.Акцияне уздыруның бердәм көнендә 70 мең кеше актив катнашты. Бу - республика халкы, хезмәт коллективлары, профсоюз оешмалары, студентлар һәм мәктәп укучылары, шулай ук депутатлар корпусы вәкилләре һәм дәүләт хезмәткәрләре.Чаралар кысаларында 110 меңнән артык агач һәм куак утыртылды, шуларның 18 меңнән артыгы эре үлчәмле агач. (биеклеге 2.5 метрдан артык). 74 яңа тематик аллея булдырылган, шул исәптән 13 муниципалитетта (Әбҗәлил, Баймак, Бакалы, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Дүртөйле, Күгәрчен, Илеш, Мәчетле, Стәрлебаш районнары һәм Стәрлетамак шәһәре) махсус хәрби операция барышында һәлак булганнар истәлегенә «Хәтер аллеясы» булдырылды, аларда тупыл, юкә, алмагач, нарат һәм миләш кебек агачлар утыртылган. Фото: balachet-lib.ru