Язның иң төп бизәге нәрсә ул? Һәркайда гөрләп үтүче өмәләрдер, мөгаен. Дүртөйле шәһәрендә һәм районында да бик актив уза алар. Яше-карты тырмасын, себеркесен алып, ихатасын гына түгел, урамны да тәртипкә китерергә чыга. Предприятие һәм оешмалар коллективлары үзләренә беркетелгән территорияне генә түгел, күл һәм су буйларын, урман тирәләрен дә чүп-чардан тазартуда катнаша.Күптән түгел зур өмәдә район хакимияте хезмәткәрләре шәһәрнең Кызылармиячеләр урамында урнашкан тарихи объект – сәүдәгәр Зубилов йорты тирәсен корыган агачлардан, төрле чүп-чардан арындырды. Якын киләчәктә сәүдәгәр йортын төзекләндереп, Агыйдел ярында Дүртөйле халкы өчен тагын бер мәдәни ял итү мәйданчыгы булдыру күз уңында тотыла.Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан күпчелек авылларда “Хәтер урманы” акциясе старт алды. Аның кысаларында киң колач белән агач үсентеләре утырту, тирә-якны яшелләндерү һәм илебез азатлыгы өчен җанын-тәнен аямый көрәшкән яугирләребез истәлеген мәңгеләштерү дәвам итә. Мәмәдәл авылында “Җиңү скверы” барлыкка килде. Анда тиздән Сагышлы ана һәйкәлен ачу тантанасы узачак. Ерак түгел балалар өчен уен һәм волейбол мәйданчыклары төзелә. Мондый мисаллар барысы да кече Ватаны язмышына битараф булмаган, тирә-як мохитнең күркәмлеге өчен җан атучы шәхесләр тырышлыгы нәтиҗәсе.Әмма бер мичкә балны бер кашык дегет боза, диләр бит. Язгы өмәләрдән соң озак та тормый, урман полосалары буенда, сулыклар янында тагын чүп-чар өемнәре күренә башлый. Шәһәр скверларын да шешә ватыклары, тәмәке төпчекләре ямьсезли. Һәркем үзе яшәгән мохитнең чисталыгы өчен җаваплылык тойса, кәнфит кәгазен яки башка әйберне теләсә кайда ташлап калдырмаса, бакчасыннан җыйган чүп-чарын урман буена илтеп түкмәсә, ничек матур яшәр идек!Яз һәм көз җитсә, Дүртөйледә чүп-чарга бәйле тагын бер зур проблема туа: каты көнкүреш калдыклары өчен тәгаенләнгән контейнерлар агач ботаклары, үсемлек сабаклары астында кала. Әлеге контейнерларның моның өчен тәгаенләнмәгәнлеген һич кенә дә ишетергә теләми кайберәүләр. Югыйсә, киселгән агач ботакларын һәм үсемлек сабакларын илтер өчен шәһәр читендә махсус билгеләнгән урын барлыгын белмәгән кеше юктыр. Бу хакта игъланнар һәр контейнер мәйданчыгында эленгән. Шәһәр читенә ничек бармак кирәк, дип аптырыйсы юк: бакчасыннан үсемлек калдыкларын ташучылар аны җәяүләп түгел, машинасының прицебына төяп ташый бит! Берничә чакрым үтеп, махсус урынга илтер өчен әллә күпме бензин да кирәкми, намус кына кирәк. Ә бит бу проблеманы һәр бакчачы башка төрле дә хәл итә ала: корыган яфраклардан, үсемлек калдыкларыннан менә дигән черемә ясап, ә агач ботакларын яхшылап кисеп, мунча мичендә яндырырга мөмкин. Иренмә генә!Озын сүзнең кыскасы шул: язгы өмәләрдән соң тын алулары иркенәеп киткән шәһәр һәм авылларыбызда һәрчак тәртип булсын дисәк, бу эштән беребез дә читтә калмыйк, балаларыбызны да кече яшьтән табигать сөюче кешеләр итеп тәрбиялик. Үзегезне бер минутка гына булса да торак-коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе итеп күз алдына китереп карагыз әле: хезмәткәрләрегез нинди генә тырыш, уңган булмасын, шәһәрдә ташлап калдырылучы һәр тәмәке төпчеген, һәр целлофан пакетны барыбер җыеп бетерә алмаячак! “Җыештырып торган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чисталык булачак” дигән гыйбарәне истән чыгармыйк, дуслар.Миләүшә Латыйпова,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Фото Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.