Бу хакта Башкортстанның Үсеш корпорациясендә хәбәр иттеләр. Агымдагы елның апреленә булган мәгълүматларга караганда, 12 компания резидент статусына ия, инвестицияләрнең гомум күләме 42 миллиард сумга якын, ике меңнән артык яңа эш урыны булдырылган. Индустриаль парк резидентлары булып 18 предприятие тора. Аларның проектлары буенча кертелгән инвестицияләр күләме 36 миллиард сумнан артык тәшкил итә, 600 эш урыны булдырылган. - Республиканың иң эре преференция зоналарының идарәче компаниясе буларак, Үсеш корпорациясе аларның тотрыклы эшләвен һәм үсешен тикшереп тора. Бүгенге көндә «Уфа»ның 18 резидентыннан сигезе - сәнәгать продукциясе чыгара, калганнары проектлау яки төзелеш стадиясендә. Билгеле инде, безнең эшнең иң мөһим өлешләреннән берсе - 21 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү комплексы төзү, анда Белоруссиянең “Амкодор” компаниясе урып-җыюдан соң ашлык эшкәртү өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерү заводы урнаштырылачак. Моннан тыш, Русия тимер юллары белән берлектә индустриаль паркка альтернатив тимер юл килү юлы төзү мәсьәләсен тикшерәбез, - диде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. Апрельгә булган мәгълүматларга караганда, «Алга» махсус икътисади зонасының потенциаль резидентлары сыйфатында ике компания карала. Алар планлаштырган инвестицияләр күләме, 120 яңа эш урыны булдырылып, 5,5 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Гамәлдәге резидентлар үз проектларын гамәлгә ашыруның төрле этапларында тора.