Басу эшләре барышы белән безне район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев таныштырды.Хәлил Ислам улы әйтүенчә, быел районда язгы чәчү 37 мең гектарда үткәреләчәк, 5877 гектар мәйданны уҗым культуралары били.– Быелгы чәчү өчен җитәрлек күләмдә – 6,6 мең тонна орлык әзерләнде, шуның 1 мең тоннасы – элиталы. Орлыклар барысы да агроталәпләр буенча агуланды, сыйфаты белгечләр тарафыннан тикшерелеп, кондицияле дигән мөһер алды, – дип бәян итте баш агроном. – Минераль ашламалар кайтарту турында да вакытында хәстәрлек күрелде: алар 1400 тонна күләмендә тупланды. Әйтергә кирәк, бу былтыргыга караганда күбрәк.Чәчүгә беренчеләрдән булып Ленин исемендәге, “Колос”, “А-7 Агро” хуҗалыклары һәм фермер Раил Ахунов төште. Башка хуҗалыклар да алардан калышмаска тырыша, бүген инде районның һәр төбәгендә кызу эш кайный.Борай игенчеләре язның һәр минутының кадерен белеп хезмәт сала. Бүгенгә ике фермер – Ринаф Якупов һәм Марсель Нурисламов язгы чәчү эшләрен төгәлләп тә куйган. Ә район күрсәтк
