Язның соңгы ае - май ае. Шулай ук бу айны - эш ае дип атар идем мин. Җәйге, җылы көннәргә әзерләнәбез. ⠀ Кичә кызлар белән бергәләшеп тәрәзәләрне, пәрдәләрне юдык, һәм чебен сеткаларын элдек. Кыш алдыннан сеткаларны алып куябыз, чөнки бу вакытта кошлар аларга ябышып, аларны ерталар. ⠀ Гаиләбезнең ир-ат яртысы урамда эшләде. Мин аларга тәрәзәдән карыймда, күзәтәм. Кечкенә ир-ат, бер ел һәм биш ай гына булса да, әтисе артыннан йөри һәм күзәтә, өйрәнә. ⠀ Теплицада помидор һәм кыяр бергәләшеп үсә. Минем инде кулларым аларны формалаштырырга тели. Быел эксперимент, «Аэлита»-дан яшелчәләр үстерәм. Әлегә сөендерә, бигрәк тә борыч. Урамга чыгарга телиләр. ⠀ Урамда редиска (минем инде окрошка ашыйсы килә), кукуруз, борчак, петрушка, укроп һәм кориандр (кинза) утыртылган. Кинзаны ашамыйбыз, шуңа күрә көзгә кадәр үстерәбез, аннары җыябыз. Ит пешергәндә өстибез. ⠀ Менә шундый мини отчет 📑 Последний весенний месяц - месяц май. А ещё, назвала бы этот месяц - месяцем уборок. Готовимся к летним, тёплы