Ул чорларда кабул ителгән кануннар үзәк партия тарафыннан нык контрольдә тотыла иде. Соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Русиядә бихисап законнар гамәлгә керде. Шунысы да мәгълүм булсын, аларның кайберләре ни өчендер бер-берсенә каршы да килә иде. Мәскәүдә утырган акыллыбашлар белән бәхәсләшеп булмый, әлбәттә. Шул ук ял итү урыннарына, паркларга эт белән керү тыела, фәлән сум штраф дигән такталар эт хуҗалары өчен көлке генә!Элек район үзәгеннән авылларга махсус төркем килеп, берәдәк этләрне атып йөри иде. Читтән бу кансызлык булып күренсә дә, файдасы бар иде. Кеше хәвефсезлеге беренче урында булды. Әле дә хәтеремдә: ул берәдәк җанварлар белән хуҗалары бәйдән ычкындырган бер гаепсез мәхлүклар да зыян күрә иде кайвакыт. Дүрт аяклы дусларын югалткан малай-шалайларның, кайчак кызчыкларның да күз яшьләре бүген дә күз алдымнан китми. Эт һәрвакыт кешенең тугры терәге булганы да бәхәссез! Бу мәсьәләдә элек күп нәрсә вакытында башкарылып, аның нәтиҗәсе тик яхшы якка гына юнәлеш ала иде. Моның өч