Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Кеременә алданып, җирсез калмабызмы?

Узган ел илебездә ашлыкның тулай җыемы рекордлы дәрәҗәгә җитте. Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр белән экспорт мөмкинлеге чикләнү аны дөнья базарына күпләп тәкъдим итүгә аяк чалды. Шунлыктан узган елгы уңышның шактый өлеше һаман да саклагычларда “үз сәгате” сукканны көтеп ята. Илнең аерым төбәкләрендә исә басучылык культураларының бәяләре эчке базарда үзкыйммәтеннән дә түбәнрәк дәрәҗәгә төште. Ә менә майлы культураларга сорау, киресенчә, артты. Көнбагыш, соя, рапс һәм җитен үстерү белән шөгыльләнүче аграр предприятиеләрдә аларның кереме 50-60 процентка кадәр җитте.Аграр экспертлар фикеренчә, якындагы 5-10 елда Русиядә майлы культураларның тулай җыемы кимүгә китерүче глобаль алшартлар күренми. Чөнки соңгы берничә елда май-жир тармагы илнең агросәнәгатьтәге экспортында төп драйвер булуын күрсәтте. Моннан тыш, халык саны арту дәвам иткән һәм Русия белән дуслык һәм хезмәттәшлек җепләрен ныгыта баручы Кытай һәм Һиндстанда майлы культуралар продукциясенә сорау артуы да өстәмә этәргеч бирәчәк. Алар бездән көнбагыш маен гына түгел, ә соя, рапс һәм җитен маен да күпләп алырга теләк белдергән. Шунысын да ассызыкларга кирәк: илдә аграрийларның әлеге культураларны күпләп үстерүе эчке сәүдә базарындагы сорауга яисә русиялеләрнең экологик чиста продукциягә өстенлек бирүе белән генә аңлатылмый, ә Русия җитештерүчеләренең дөнья базарында яңа сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыруына, сыйфатлы продукция белән уңышлы көндәшлек итүенә дә бәйле. Майлы культура продукциясе, югарыда телгә алынган илләрдән тыш, Төркия, Мисыр, Алжир, Иранга, һәм тагын дистәләрчә дәүләтләргә озатыла.Быел илдә майлы культуралар чәчүдәге үзгәрешләр нинди шартларга бәйле? Башкортстан аграрийлары илнең авыл хуҗалыгы экспортын тулыландыруга нинди өлеш кертә? Республикада аларны күпләп игә башлаучылар өчен галимнәр нинди киңәшләр бирә?Күптән түгел “Агроинвестор” журналында игътибарга лаек язма дөнья күрде. Анда узган ел илдә майлы культуралар үстерүчеләрнең дә рекордлы уңыш җыеп алуы хәбәр ителә. Әмма иң мөһим яңалык шунда: Русия, моңа кадәр дөнья базарында көнбагыш мае сатуда лидер булган Украинаны “кысрыклап”, әйдәүче илгә әйләнә. “Росстат” мәгълүматлары буенча, узган елда өч төп майлы культураның тулай җыемы 24,8 миллион, ягъни, 2021 елдагы күрсәткечтән 1,5 миллион тоннага күбрәк тәшкил иткән. Телгә алынган журнал экспертлары билгеләвенчә, дөнья базарында көнбагыш маен экспортлауда әлегә кадәр Украина беренче урында барган һәм быел ул үз позициясен шактый югалта башлаган. Дөнья базарында тәкъдим ителгән әлеге продуктның яртысына якыны — Украина өлеше булган. Берләшкән Милләтләр Оеш­масының Авыл хуҗалыгы оешмасы белдерүенә караганда, быел иң зур өлеш Русия экспортына туры киләчәк. Хәтта АКШның авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча да 2022-23 авыл хуҗалыгы елында Русия әлеге күрсәткеч буенча Украинаны шактый узып китәчәк. Өч ел элек кенә сәүдәдә әлеге нисбәт 28гә 50 процент иде. Билгеле, соңгысы — Украина күрсәткече. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, быел илдә майлы культуралар мәйданы 18,4 миллион гектар тәшкил итәчәк. Гомум мәйдан узган елдагыдан бераз кимрәк. Көнбагыш плантацияләре азрак булачак. Аның каравы, соя өчен бүленгән мәйданнар — 2,6, рапс — 0,2, җитен — 0,7 процентка күбрәк тәшкил итәчәк. Аерым культураларның кимүе яисә артуы, беренче чиратта, узган елдагыдан калган чимал запасына һәм сәүдәдәге ихтыяҗга бәйле. Гомумән, алдагы уңыш ни дәрәҗәдә булса да, эчке сәүдә базарында майлы культуралар продукциясенә хаклар артмаячак, дигән фикердә экспертлар. Икенчедән, ил төбәкләрендә чимал эшкәртүче предприятиеләр артуы да, сәүдәгә әзер продукцияне күпләп чыгарырга этәргеч һәм хакларны тотрыклы тотарга мөмкинлек бирәчәк. — Аграрийлар майлы культураларны күпләп үстерүдән курыкмаска тиеш, чөнки, аңа сорау беркайчан да кимеми, — ди Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин. — Һәрхәлдә, экспорт мөмкинлекләре үсү моңа зур ышаныч бирә. Узган ел илнең гомум экспорт күләмендә май-жир продукциясе төп өлешне алды һәм аның күләме 25 процентка артты. Кытай Халык Республикасына гына да экспорт 62 процентка артты. Министрлыкның чит илләрдәге Русия илчелегендәге махсус вәкилләрнең сәүдә хезмәттәшлеген җитди өйрәнүе дә нәтиҗә бирә. Әлеге вакытта 36 дәүләттә шундый вәкилләребез уңышлы эшли. Башкортстан узган елда 400 мең тонна, ягъни 291 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлады. Гомум күләмнең 66,4 проценты — май-жир продукциясе. — Экспортта май-жир культурасының төп өлешне алуы гаҗәп түгел. Чөнки, республика аграрийлары да дөнья базарындагы хәл-мөнәсәбәтләрне даими өйрәнә, кызыксына. Икенчедән, Башкортстанда әлеге продукцияне күпләп чит илгә чыгару мөмкинлеге зур. Безнең куәтләр мәсәлән, көн саен 2 мең тоннага кадәр көнбагыш мае сыгу мөмкинлегенә ия. Аңардан башка да майлы культуралар аз түгел. Мәгълүм булуынча, соңгы елларда республика җитәкчелегенең аграр предприятие башлыклары, галимнәр белән берлектәге чит илләргә эшлекле сәфәрләре яхшы нәтиҗә бирде. Хәзер Башкортстан Русия белән дуслыгын саклаучы байтак дәүләтләр белән туры бәйләнештә тора. Агрокүргәзмәләрдә даими катнашабыз. Мондый чаралар безгә экспорт мөмкинлеген арттырырга ярдәм итә. Иран, Үзбәкстан, Беларусь республикалары белән урнаштырылган хезмәттәшлек нәтиҗәле булды, — ди республиканың Экспортка ярдәм итү үзәге директоры Илдус Халитов. Белешмә. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге вакытта Башкортстан дөньяның 113 иле белән товар әйләнешен дәвам итә. 2022 елда республика агропродукциясе Иран, Төркия, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Беларусь республикасына һәм башка илләргә күпләп озатылды. Узган ел майлы культу­раларның тулай җыемы 557 мең тоннага җитте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, республика пред­приятиеләре елына 320 мең тоннадан күбрәк үсемлек мае җитештерә һәм бу — башкортстанлылар ихтыяҗыннан 6 тапкыр күбрәк тәшкил итә.“Кызыл таң” эксперты фикереРәзит Нурлыгаянов,Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы:— Республикада хуҗалыкларның, ниһаять, майлы культураларга игътибарны арттыра баруы, билгеле, яхшы хәл. Шул ук вакытта, аларны үстергәндә җирнең уңдырышлылыгын саклау, тәэмин итү мәсьәләләре дә онытылмаска тиеш. Республикада майлы культураларның гомум мәйданы 400 мең гектардан артса, шуның 300 меңен — көнбагыш тәшкил итә. Әмма, фәнни нигездә чәчү әйләнешендә аның өлеше 10 проценттан да артмаска тиеш. Күзәтүләргә караганда, ул бездә 12-13 проценттан да югарырак. Аерым фермер хуҗалыкларында ул гомум чәчүлекнең яртысын диярлек били. Бу бик зур сан. Рапс, җитен культуралары турында да онытмаска кирәк. Югыйсә, көнбагышның кереме югары дип, чәчүлекләребезне тәмам ярлыландырабыз. Өстәвенә, көздән уңышы җыелгач, аның күп өлеше сөрелмичә дә кала. Көзге яңгырлар сөрелмәгән көнбагыш басуларында җиргә начар сеңә. Шуңа күрә, көздән уңышы җыелган плантацияләрне ничек тә сөрергә кирәк. Республиканың чәчүлек мәйданы структурасыннан чыгып бәя бир­гән­дә, без көнбагыш җирләренең 300 мең гектардан артмавы оптималь вариант дигән фикердә. Чәчү әйләнеше сакланган хәлдә, җирләре­безнең уңдырышлылыгын югалтуга юл куймас идек. Югыйсә, әлеге культураны күпләп чәчеп, туфракны ярлыландырабыз да, соңыннан миллионнарча сумга ашлама сатып алып туендырабыз. Исәпләүләргә караганда, җиргә кертелгән минераль ашлама бәясе еш кына көнба­гыш кеременнән дә югарырак килеп чыга. Әле дә хәтердә, 1990 елларда, базар мөнәсәбәтләре чәчәк атып, җиребезне әрәм-шәрәм итүгә юл куелган чорларда, кеременә алданып, Тамбов һәм Воронеж өлкәләрендә йөзләрчә мең гектарда әлеге майлы культураны үстерә башлаганнар иде. Хәтта, ашлык та читтә калды. Җирләре тәмам ярлыланып, уңыш бирүе кимегәч, соңыннан элекке көнбагыш плантацияләрен 10 ел дәвамында тергезделәр. Безгә бу хатаны кабатлауга юл куярга ярамый.Майлы культуралар арасында сояга да игътибар җитми. Башка төр культуралардан аермалы буларак, ул туфракның “ашын” алмый, киресенчә, азот белән баета. Соңгы елларга кадәр Башкортстанда аның гомум мәйданы 6 мең гектардан артмады. Шул ук Пенза, Самара өлкәләрендә ул бездәгедән 6-10 тапкыр зуррак мәйданнарны били. Үзебездә өйрәнерлек тәҗрибә үрнәкләре бар. Сояны Авыргазы районының “Салават”, “Урожай”, Стәрлетамак районының Калинин исемендәге, Дүртөйле районының “Россия” хуҗалыкларында уңышлы үстерәләр. Орлык хәстәрләү дә проблемалы түгел. Бүздәктәге “Нерал” аграр предприятиесе аны үзебезгә кирәкле күләмдә хәзерли ала. Кызганычка каршы, Русиядә соя культурасына тиешле игътибар әлегә кадәр булмады. Белешмәләргә караганда, илебез ел саен якынча 1 миллион тонна сояны читтән сатып ала. Шундый чагыштыруга игътибар итегез: Кытай Халык Республикасы 2010 елда аны 40 миллион тонна импортлый иде. Хәзер ихтыяҗ 100 миллион тоннага җитте. Аны Русия дә берникадәр тәэмин итә алыр иде. Әмма бездә әлегә бу мөмкинлекне аңлап җиткермиләр төсле.ХIХ гасырда җитен, көнбагыш, рапсның товар культуралары буларак зур сәүдәгә чыгарылуын да беләбез. Һәм алар аны үстерүчеләргә зур керем биргән. Хакы әле дә ашлыкка караганда ике тапкыр кыйммәтрәк. Бүген майлы культураларга сорау арта. Минемчә, майлы культуралар үстерүне аграр предприятиеләр эшчәнлеге итеп кенә, эшне үзагышына куярга ярамый. Бу юнәлештә галимнәр тәкъдиме белән уйланылган, төпле сәясәт кирәк. Әйтик, Аскын районында миллионнарча сумга рапс мае сыгу заводы төзелгән иде. Ә районда бу культураны үстерүче бер генә хуҗалык та юк. Көнбагыш үстерү мөмкинлеге юк, табигать кырыс. Рапс биредәге климатик шартларда яхшы табыш бирергә сәләтле, югыйсә. Республиканың төньяк районнарында, берсүзсез, рапсны күбрәк чәчәргә кирәк.Яңавыл районы “Юлдаш” кооперативының тәҗрибә басуында соя чәчкән идек. Аның алты сортын сынап карадык. Һәр гектардан — 7-8әр, урыны белән 12шәр центнер уңыш бирде.Фәнни белешмә. Бер тонна сояның бәясе 34 мең сум тора. Аның бер тоннасы, шулай ук, кереме белән 30-35 центнер ашлыкны алыштыра. Бу — 50-60 килограмм аммиак селитрасы бәясенә тиң. Селитраның бер тоннасы якынча 20 мең сум. Гомумән, игенчелектә чәчү әйләнеше таләпләренең төгәл үтәлмәвенә басым ясарга телим. Стурктурага да игътибар җитми. Элекке кебек, бары тик бодайга яисә арпага гына өстенлек бирү үзен акламый хәзер. Соңгы тапкыр әлеге мәсьәлә республика дәрәҗәсендә 2012 елда каралган иде. Чәчү әйләнеше турында сүз алып барганда, форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә телим: республикада борчак мәйданнарын кимендә 250 мең гектарга җиткерергә кирәк. Соңгы елларда ул 50-60 мең гектардан артмый. Иң мөһиме: көзен кукуруз һәм көнбагыш уңышын җыеп ал­ганнан соң, җирләрне эшкәртергә кирәк. Көздән сөрелмәгән җирдән дым китә. Аг­рар хуҗалыкларның традицион арпадан әкренләп җитен, шепкән игүгә күчүен дә күрәсе килә. Әле республиканың аграр хуҗалыклары элекке елларда тупланган кыйммәтле уңдырышлы туфрак игелеген күрә. Заманында сөрентеләр тиешле дәрәҗәдә сыен алды, тәрбияләнде. Кызганычка каршы, зур табыш артыннан куу еш кына игелекле җиребезне ярлыландыруга дучар итте. Майлы культуралар үстерүчеләр дә керем турында гына түгел, җир-анабызның экологиясе, аның хәле турында уйласын иде.Олег Төхвәтуллин.