Башкортстанның барлык районнарында да иртә бөртекле культураларны чәчү башланды. Быел аграрийларга 2,2 миллион гектарга якын мәйданда басу эшләрен башкару бурычы тора. Чәчү структурасындагы яңалыкларга килгәндә, уҗым культуралары мәйданы узган еллардагыдан зуррак. Тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, шулай ук, техник культура плантацияләре дә гадәттәгедән шактый күбрәк урын били. Узган елдан ихтыяҗ артканны исәпкә алып, быел майлы культураларга да игътибар артты. Һәм ул былтыргыдан 6,1 мең гектарга күбрәк чәчелгән. Шикәр чөгендере игүчеләр дә күрсәткечне узган елдагыдан 1,7 мең гектарга үстерде. Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, быел чәчү кампаниясе бәясе 23 миллиард сум чамасы көтелә, ягъни узган елгы дәрәҗәгә карата 110,7 процент тәшкил итә. Кыскасы, республика аграрийлары быел язгы кампанияне беркайчан да булмаганча әзерлек белән башлады. Министрлык белешмәсеннән күренүенчә, мәсәлән, техника паркын дәүләт субсидияләре ярдәмендә тулыландыру нәтиҗәсендә, быел кыр эшләренә, узган ел белән чагыштырганда, 300 берәмлеккә күбрәк техника чыккан. Орлык һәм ягулык белән тәэмин итү дәрәҗәсе дә югарырак. Быел нинди уңыш көтелүен фаразлавы авыр. Язның иртәрәк килүе белән беррәттән, чәчү вакытында көннәрнең гадәттәгедән җылырак булы да агротехник чараларга үз төзәтмәләрен кертә. Әмма, елның ничек килүенә карамастан, быел республика аграрийлары, узган елдагы хәлне күз уңында тотып, игътибарны зур сыйдырышлы саклагычлар төзүгә һәм орлыкчылыкны үстерү мәсьәләләренә юнәлтте. Берничә көн элек республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы Кырмыскалы, Авыргазы, Дәүләкән һәм Бүздәк районнары буйлап пресс-тур оештырды. Анда республиканың әйдәүче матбугат чаралары, телевидение һәм радио журналистлары катнашты. Без әлеге районнарда басу эшләре барышы белән якыннан таныштык, терлекчелек тармагына яңа технологияләрнең нинди нәтиҗә бирүен күрдек, көнне төнгә ялгап, алдагы уңыш хәстәре белән янып эшләүче басу батырлары белән очраштык.Кырмыскалы районындагы очрашулар республикада киң билгеле “Артемида” авыл хуҗалыгы предприятиесе белән танышудан башланды. Аграр предприятие республикада прогрессив технологияләрне уңышлы куллануда лидер буларак билгеле. Биредә журналистларга 3,5 мең тонна ашлык сыйдырышлы металл конструкцияне күрсәттеләр. Әйткәндәй, мондый ашлык саклагычлар һәр районда диярлек төзелә. Узган елгы рекордлы ашлыкны саклау мөмкинлегенең чикле булуы этәрде моңа. Предприятие җитәкчесе Евгений Пажидаев сүзләренә караганда, хуҗалык әлегә кадәр ашлыкны Кырмыскалы элеваторына тапшырган булган. Әмма анда саклау быел болай да хакы төшкән игеннең табышына кире йогынты ясаган. — Узган ел бодай аерым участокларда гектарыннан 90шар центнер төшем бирде. Без аны сакларга әзер түгел идек. Узган елның көзеннән үзебез саклагычлар төзи башладык. Яңа уңышка кадәр 7,5 мең тонна сыйдырышлы япма склад әзер булачак. Ашлыкны куллану урыны бар. Сыер маллары 2,5 мең баштан арта. Игенчелек һәм терлекчелек — 150 кеше эшләгән хуҗалыкның яшәү чыганагы. Бүгенге көндә уртача эш хакы 42 мең сум тәшкил итә, — ди хуҗалык җитәкчесе. Әлеге вакытта республиканың ашлык саклау куәте 4 миллион тонна тәшкил итә. Хуҗалыкларда яңа саклагычлар төзелү быел ук бу күрсәткечне 4,4 миллион тоннага якынайтырга мөмкинлек бирәчәк. — Якынча исәпләүләр буенча, республикада узган елдагы уңыштан сатылмый калган ашлык 1,5 миллион тонна тәшкил итә, — диде журналистлар белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. —Уңышның сыйфаты яхшы. Ә инде узган елгы тулай җыемның 2 миллион тоннасы — республика элеваторларында, тагын шул кадәре үк күләмдә — хуҗалыклар саклагычларында. Узган елгы рекордлы уңыштан шул рәвешле бер миллион тонна “артып” калды һәм аны саклау өчен ашыгыч рәвештә урын кирәк. Шуңа күрә, быел байтак аграр предприятиеләр үзләрендә саклагычлар төзи башлауны стратегик бурыч итеп куйды. Андый ангарларны майлы культуралар, ашлама саклау яисә авыл хуҗалыгы техникасын урнаштыру өчен дә файдаланып булачак.Авыргазы районының “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге белән танышканда да әлеге проблемалар читтә калмады. Хуҗалыкның селекция-орлыкчылык үзәге төбәктә иң куәтлеләрдән исәпләнә. Ул узган ел ахырында тулы куәтенә эшли башлаган иде. Биредә 25 мең тоннадан күбрәк бөртекле культуралар орлыгы саклана.Дәүләкән районы хуҗалыклары белән танышканда, арада Гаяз Габдрахмановның фермер хуҗалыгы аеруча җылы тәэссоратлар калдырды. Билгеле җир хуҗасы да орлыкчылык комплексы төзелешен башлаган. Яңа объект урак чорына кадәр файдалануга тапшырылачак.— Районда язгы кыр эшләрендә өзеклек юк. Хөкүмәтнең ташламалы шартларда бирелгән кредитлары зур ярдәм итте. Узган ел 520 миллион сумлык яңа техника алдык. Чәчүне бик иртә башладык. Хәзер төп максат — басуда эшне ике сменада оештырып, иртә культураларны тизрәк чәчеп калу, — ди район хакимияте башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов. Фермер төзегән орлыкчылык комплексы республика әһәмиятендә булачак. Ул тирә-як районнарны сыйфатлы чәчү орлыгы белән тәэмин итү белән беррәттән, шактый күләмдә ашлык культураларын сакларга да ярдәм итәчәк. Әйткәндәй, шундый ук комплекс Бүздәк районының “Нерал-Бүздәк” предприятиесендә дә эшли башлады. Бүздәк районындагы “Авилат” агрокомплексының даны Русиядән читтә дә билгеде. Аграр предприятие Казахстан, Беларусь һәм Польша белән хезмәттәшлек итә. “Авилат” илебез төбәкләрендә бик сирәк хуҗалык шөгыльләнгән киндер үстерә. — Бездә ул 62 гектарда үстерелә, — ди “Авилат” җитәкчесе Шафоат Хәбибрахманова. — Европа илләрендә ул традицион басу культурасы буларак кабул ителгән. Аңардан сүс, косметикада файдаланучы май алалар. Шуңа күрә, киндергә дөнья базарында сорау зур.Аграр хуҗалык киндерне өченче ел үстерә. Беренче ике елында ныклап өйрәнгәннән соң гына яңа шөгыльгә җитди тотынганнар. Белгечләр чималга яхшы бәя бирә. Экологик яктан чиста сүскә сорау елдан-ел арта. Соңгы елларда киндер һәр гектардан уртача 6,6 центнер уңыш биргән. Шафоат Хәбибрахманова бу күрсәткечне 10 центнерга җиткерү бурычын куйдык, — ди. “Авилат” плантацияләрендә тагын бер яңалык игътибарны җәлеп итте. Хуҗалык республикадагы эшкәртүче заводларны шикәр чөгендере белән тәэмин итүне арттыру максатында яңа инвестиция проектын уңышлы тормышка ашыра. Плантацияләрдә Европа стандартларына җавап бирүче сугару корылмалары эшли. Әлегә республикада берничә хуҗалыкта гына әйләнәм һәм фронталь ысулда эшләгән бу системалар 300 гектардан күбрәк мәйданны өстәмә дым белән тәэмин итә. ...Һава торышына каләм ияләренең катнашы булмаса да, игенчеләр хезмәтенә булган соклану һәм хөрмәтебез эзсез калмады шикелле. Республика журналистларының сәфәре көнне аерым хуҗалык басулары аша җылы язгы яңгырлар “йөгереп үтте”. Без барыбыз да аны басу мәшәкатьләренең уңышлы тәмамланасына һәм мул уңышка өмет белән юрадык.Олег Төхвәтуллин.