“Мин АКШ Президенты постына яңадан сайлауга чыгам”, – дип белдерде сәясәтче Ак йорт урнаштырган видеода. АКШ Президентын киләсе сайлаулар 2024 елның ноябренә билгеләнгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, Президент сайлаулары вакытында Джо Байденга 82 яшь булачак. Өченче ел инде бөтен планета халкы аның егылуларыннан, кая барырга белми адашып йөрүләреннән, хаталарыннан көлә. АКШ җитәкчесенең үз-үзен тотышы аның сәламәтлеге торышы турында сораулар тудыра. Әлбәттә, безнең заманда сәламәтлек белән бәйле проблемалар – хөкем карары түгел. Медицина күп нәрсәне эшли ала, ә көчле команда Президентка бары тик вәкил функцияләрен генә калдырып, барлык проблемаларны да үз өстенә ала алыр иде. Әмма Джо Байден белән тандемда яңадан сайлауларга барган вице-президент Камал Харрисны да Америкада бик яратып бетермиләр. “Йокымсыраган Джо” идарә иткән вакытта, Байденга халык шундый кушамат таккан, Америка хуҗалыгында бөтен юнәлешләр буенча да эшләр түбән тәгәрәде. Көньяк чик ачык. Аның аша мигрантлар ага һәм