Рамил Газизҗан улы Миңнеәхмәтов (1959), укуын тәмамлагач, 1986-94 елларда Иглин районының Карамалы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты укытты, директор булды. Кафедрада 1994 елда эшли башлады, “Модальные слова в татарском языке” (2000) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады (фәнни җитәкчесе – профессор Р. Г. Сибәгатов). Доцент буларак, 2006 елда кафедра мөдире итеп билгеләнде. Хәзерге татар теле грамматикасы эшчәнлегенең төп юнәлешен билгели. Ул – “Модальные слова в татарском языке” (1999), “Частицы в современном татарском языке” (2002) дигән монографияләр, “Татар теле. 6нчы сыйныф. 1нче басма” (2004), “Татар теле. 6нчы сыйныф. Төзәтелгән, тулыландырылган 2нче басма” (2008), “Сборник диктантов и изложений для V–IX классов” (2005), “Татар теле. X–XI сыйныфлар” (2007) дигән мәктәп дәреслекләре авторы. Укыту белән бергә, төп эшеннән аерылмыйча, республика яшьләренең “Өмет” гәзите баш мөхәррире урынбасары (1995-2000) булып эшләде, Башкортстан яшьләренең әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси “Тулпар” журналының баш мөхәррире (2001-15) вазыйфасын башкарды, 2019 елга кадәр хезмәткәре булды. Әлеге журналның даими укучысы буларак, һич икеләнмичә әйтә алам: ул — Башкортстанда татар әдәбиятын үстерүгә саллы өлеш кертүче басмаларның берсе. Анда үзләренең әсәрләрен мәктәп елларында ук бастыра башлаган күп кенә кызлар һәм егетләр хәзер өметле шагыйрьләр һәм прозаиклар булып җитеште. Филология фәннәре кандидаты, доцент Марат Сабит улы Шәрипов (1962) укуын тәмамлагач та аспирантурада калдырыла. Профессор М. Ф. Гайнуллинның (1925-2001) фәнни җитәкчелегендә “Драматургия Т. Миннуллина (Проблема героя и его художественное воплощение)” (1989) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. Югары уку йорты укытучысына тиешле барлык баскычларны үтеп, доцент дәрәҗәсе алды. 1987 елдан студентларга татар әдәбияты тарихын, әдәбият теориясен, татар әдәби тәнкыйте тарихын, татар драматургиясе поэтикасын укыта. Аның фәнни җитәкчелегендә Г. Р. Сәгыйтова “Художественная картина мира в драматургии Аяза Гилязова” (2007), Л. Н. Галимова (Ваһапова) “Поэтика драматургии Ильдара Юзеева” (2011) дигән темаларга диссертация яклап, фән кандидатлары булды.Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Байтак еллар дәвамында үзе оештырган “Рамазан” төрки-мәгърифәтчелек үзәген җитәкли, Башкортстанда да, Татарстанда да төрле мәдәни чаралар үткәрә. Аның җырга һәвәслеге студент елларында ук ачыла. Укыту эшеннән тыш, 2001 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче солисты була. Татарстан Республикасының – халык, Башкортстан Республикасының атказанган артисты.Фаил Камил улы Фәтхетдинов (1964), укуын тәмамлагач, 1991 елда кафедрада ассистент булып эшләде. 1992 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент, аннары өлкән укытучы булды. Бер үк вакытта республикада яшьләр өчен татар телендә нәшер ителүче “Өмет” гәзитенә баш мөхәррир (1994), 2001 елда Башкортстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни басмасы булган “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире итеп тәгаенләнде.Төп эшеннән аерылмыйча, фәнни юнәлештә шөгыльләнеп, 2002 елда “Творчество поэта XV века Умми Камала (Художественные и философско-этические проблемы)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады (фәнни җитәкчесе – профессор К. С. Дәүләтшин). Укыту юнәлешләре: борынгы татар әдәбияты, татар әдәбияты тарихы, татар әдәбиятын укыту методикасы. Ул – “Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты: Уку әсбабы” (1993), “Өмми Кәмал иҗаты: Уку әсбабы” (2008), “XV йөз шагыйре Өмми Кәмал иҗатының сәнгати һәм фәлсәфи-этик үзенчәлекләре” (2013), “Өмми Кәмал – суфи шагыйрь” (2015), “Книга Умми Камала = Өмми Кәмал китабы (на русском, старотюркском (рукопись, транскрипция рукописи), татарском языках)” (2022) дигән хезмәтләр, сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” дигән яңартылган басманыңӊ икенче томында (2014, 2022) Өмми Кәмал турындагы очеркның авторы. Илдус Камил улы Фазлетдинов (1975) кафедрада 1996 елдан башлап эшли, доцент дәрәҗәсенә иреште. Студентларга татар халык авыз иҗаты буенча дәрес бирә. “Топонимические предания и легенды татар Башкортостана: исторические основы и идейно-эстетические функции” (2005) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады (фәнни җитәкчесе – профессор Ә. М. Сөләйманов (1939-2016). “Риваятьтә халык тарихы: авыл тарихларын тасвирлаган риваятьләрдә XVI-XIX гасырлардагы миграция процессларының чагылышы. Уку кулланмасы” (2003), “Эхо истории в легендах” (2007), “Башкортстан татарлары фольклоры: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” (2018), Башкортстанның көнбатыш һәм көньяк, үзәк һәм төньяк-көнбатыш, төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарыннан язып алынган материаллар нигезендә өч томлы “Башкортстан татарлары фольклоры”н (2021) төзүче, Р. Мөхәммәтҗановның “Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты” (2021) дигән хезмәтенең икенче басмасын төзүчеләрнең берсе. Сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” дигән яңартылган басманыңӊ алтынчы томында (2018) “Татарстаннан читтә иҗат ителгән әдәбиятта татар мотивлары” очеркының бер өлешен язды. Нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге аныР. М. Мөхәммәтҗанов башлаган эшнең тугры дәвамчысы итеп танытты. “Акчарлаклар” әдәби иҗат түгәрәген җитәкли, каләм тибрәтүче яшьләрне иҗат серләренә төшендерә. Матбугатта еш кына түгәрәкнең эшчәнлеген яктыртып, анда шөгыльләнүче студентларның иҗат үрнәкләре белән киң даирә укучысын таныштырып бара.Ул 1995 елдан төп эшеннән аерылмыйча “Тулпар” журналының баш мөхәррире урынбасары вазыйфасын үти. Үзе дә студент елларыннан әдәби иҗат белән уңышлы шөгыльләнә. “Соңгы Шүрәле: шигырьләр, әдәби тәнкыйть” (2008) дигән китабы – моңа ачык дәлил.Илмира Фәргать кызы Гыйззәтуллина-Зарипова (1974) кафедрада 2000 елда ассистент булып эшли башлады һәм доцент дәрәҗәсенә иреште. “Способы расширения минимальной структурной схемы простого предложения в татарском языке” (2001) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады (фәнни җитәкчесе – профессор Р. Г. Сибәгатов). Тел белеменә кереш, хәзерге татар теле (сүз ясалышы, морфология), хәзерге татар теле (синтаксис), татар һәм урыс телләренең сөйләм этикеты үзенчәлекләре, медиакоммуникацияләр теориясенә кереш укыта. Ул – “Виды грамматической связи слов в татарском языке: Учебное пособие” (2002), “Тел теориясе. Кереш курс: Филология факультетының татар-урыс бүлеге студентлары өчен “Тел белеменә кереш” курсыннан практикум” (2010), “Способы расширения минимальной структурной схемы: Типология синтаксических связей и отношений. Монография” (2011), “Татар телендә сүзләр бәйләнеше. I бүлек” (2012), “Татар телендә сүзләр бәйләнеше. II бүлек” (2013), “Татар грамматикасы – схема һәм таблицаларда: Уку әсбабы” (2022) дигән уку-укыту әсбаплары, монография авторы.И. Ф. Зарипова 2021 елдан кафедра мөдире вазыйфасын башкара.Гөлсинә Өлфәт кызы Гайнуллина (Кәлимуллина) (1979) кафедрада 2005 елда ассистент вазыйфасында эшли башлады, доцент булды. Коммуникатив практикум, тел тарихы һәм диалектология, махсус курс, мәктәпне модернизацияләү шартларында филологик белем бирү буенча укыта. “Проблема структурной полноты предложения в татарском языке (на материале трансформированных эллиптических конструкций)” (2005) дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады (фәнни җитәкчесе – профессор Р. Г. Сибәгатов). Төп эшеннән аерылмыйча, 2006-13 елларда – деканның тәрбия эшләре, 2013-19 елларда уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара.Аның “Трансформированные эллиптические предложения в татарском языке: Учебное пособие” (2010), “Проблема структурной полноты предложения в татарском языке: Монография” (2013) дигән уку әсбабы һәм монографиясе басылды. Кафедрада башкарылган хезмәтләрне, эш кәгазьләрен элекке вакытларда машинкада басу, студентларга кирәкле китапларны бирү эшләрен лаборантлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Шуңа күрә биредә аларны тирән ихтирам белән искә алу мотлакан тиешле гамәл дип исәплим. Бу вазыйфаны төрле елларда Мәрьям Хәбибрахманова, Фәйрүзә Вәлитова, Мәсрүрә Галиева, Зәбирә Кәримова, Резеда Вәлишина, Гөлүзә Васикова, Гүзәл Гомәрова, Лилия Гомәрова, Кадрия Галиәхмәтова, Рәзилә Галләмова, Луиза Зиннәтуллина, Флюра Шәйхвилданова, Назгөл Мәмәткулова, Энҗе Ибраһимова, Лилия Ишбирдина, Эльвина Краснова, Индира Мортазина, Алинә Каһарманова, ә хәзерге вакытта Диана Йосыпова башкара. Бүлекне тәмамлаучылардан татар әдәбияты, татар теле, фольклор, педагогика, социология, тарих, хокук, журналистика белгечлекләре буенча Р. Г. Әхмәтҗанов (1933-2018), И. М. Низамов (1936-2022), А. Г. Шәйхулов (1945-2022), Р. Ф. Исламов, И. С. Насипов – филология, О. К. Вәлитов – философия, Р. Т. Насыйбуллин – социология, Ф. Х. Галиев – хокук фәннәре докторы; М. Г. Мөлеков (1937-2022), Р. М. Мөхәммәтҗанов (1939-96), Х. Х. Локманова, Л. Г. Хәбибов (1948-2021), Д. З. Мәхмүтшина, Р. Р. Идрисов, Ф. Т. Бохарова, Р. Ә. Закиров, Р. Х. Мөхиярова, Л. Р. Сәгыйдуллина, З. С. Кәримова, Р. Г. Миңнеәхмәтов,Р. М. Миргалиев, М. С. Шәрипов, Ф. К. Фәтхетдинов, Д. Д. Сөләйманова, И. С. Мансуров, И. Ф. Зарипова, Н. У. Хәлиуллина, Илдус К. Фазлетдинов, Илдар К. Фазлетдинов, Г. Ө. Гайнуллина (Кәлимуллина), А. М. Кашапова, Г. Р. Сәгыйтова, Л. Н. Галимова (Ваһапова), К. Ә. Габбасова (Галиәхмәтова), Н. У. Хәлиуллина, А. Ә. Ногманова, Л. Ү. Бикмаева, И. Ә. Латыйпова (Вәлиева) филология, педагогия фәннәре кандидаты булдылар.Төрле җитәкче вазыйфаларны башкаручылар да бар. Мәсәлән, Фәрит Галиев – “Правовое государство: теория и практика” журналының, Фаил Фәтхетдинов – “Өмет”, “Кызыл таң”, Әнвәр Әхмәтҗанов (1941-91) – “Җиңү байрагы” (Балтач), “Коммунизмга” (Тәтешле), Рәдис Ногманов – “Өмет”, Фәнис Әмирханов – “Игенче” (Чакмагыш), Ирина Вәлиева “Кама таңнары” (Краснокама) гәзитләренең, Рамил Миңнеәхмәтов “Тулпар” журналының баш мөхәррире, Халисә Локманова М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультеты деканы булды. Фоат Галәветдинов (1959-2018) озак еллар Мәчетле районының мәгариф бүлеген җитәкләде. Зөһрә Заманова Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгында эшли.Шулай ук татар матбугатында эшләүчеләр дә байтак. Әйтик, хәзерге вакытта Фәнүр Гыйльманов, Гүзәл Монасыйпова, Идрис Сәетгалиев, Фәнис Гәрәев, Зөлфия Фәтхетдинова, Резида Вәлитова, Резеда Нуретдинова, Резеда Галикәева, Фәнүз Хәбибуллин, Илсөяр Вафина, Ләйсән Якупова, Илдар Фазлетдинов – “Кызыл таң”да, Гүзәл Гаянова, Алсу Гәрәева-Хәбирова, Руфина Таҗиева, Гөлара Арсланова, Рәдиф Фаткуллин – “Өмет”тә, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова (Сөләйманова) “Тулпар”да эшлиләр. Гөлшат Абдуллина – Башкортстан “Китап” нәшриятында сектор җитәкчесе, Фирдинә Зиннәтуллина әдәби китаплар, дәреслекләр, сыйныфтан тыш уку китаплары, кулланма әсбаплар мөхәррире. Элекке студентлардан әдәбиятыбызны үстерүгә саллы өлеш керткән һәм әле дә кертүче күренекле өлкән әдипләр, урта буын һәм яшь язучылар шактый. Алар арасында, мәсәлән, шагыйрьләр, прозаиклар Риф Мөхәммәтов (1932-2003), Фәрит Габдерәхимов, Әхмәт Гайсин (1937-82), Зиннур Насыйбуллин (1937-86), Рәшит Сабитов (1937-2023), Гали Гатауллин, Рәшит Гатауллин (1938-2000), Вил Казыйханов (1939-2012), Муса Сираҗи (1939-2019), Рәдиф Гаташ (Рәдиф Гатауллин), Әнвәр Әхмәтҗанов (1941-91), Рим Идиятуллин (1942-2018), Нәҗибә Әминева, Рәдиф Тимершин (1947-2017), Госман Садә (1949-2014), Камил Фазлетдинов, Радик Нуретдинов (1949-2015), Ринат Хәйри (1950-90), Мөхәммәт Закиров (1950-2014), Халисә Мөдәррисова, Равил Насыйбуллин, Рафига Усманова, Халисә Рәйхан (Халисә Мөхәммәдиева), Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Рамил Чурагулов, Ләйсән Кәшфиева, Ләйсән Якупова, Миләүшә Гыйльманова, Габдулла Вафин, Индира Муллаянова, Айдар Зәкиев һ. б. бар. Халисә Мөхәммәдиева (Шәмсетдинова) Башкортстан юлдаш телевидениесендә татар телендәге “Рәйхан” тапшыруының авторы һәм алып баручысы булды.Кафедра укытучыларының һәм студентларының турыдан-туры катнашлыгында төрле фәнни-мәдәни чаралар уздырыла. Мәсәлән, үзем укыган вакытларда 1987 елда татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 100 ел тулу уңае белән университетның Актлар залында зур тантана үткәрелде. Анда Башкортстанның халык язучысы Сәйфи ага Кудашның (1894-1993) катнашуы һәм чыгышы әлеге чарада нур өстенә нур булды.Андый чараларның хәзерге вакытта да дәвам иттерелүе – сөенечле күренеш. Әйтик, Ү. И. Гыймадиевның тууына – 100 ел, А. Г. Шәйхуловка 75 яшь тулу уңае белән 2020 елның көзендә “Татар теленең актуаль мәсьәләләре” дигән VIII Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.Һич кенә дә мактану дип кабул ителмәсен, ә горурлану буларак белдерәм: төркемебез икенче курсның беренче семестрын уңышлы тәмамлаган өчен ректораттан бүләк сыйфатында бирелгән юллама нигезендә Мәскәүдә экскурсиядә булып кайтты. Бүлек студентлары фольклор экспедициясенә, гадәттә, беренче курсны тәмамлагач чыга. Безнең төркем 1983 елның 29 июненнән 6 июленә кадәр Дүртөйле районында булды. Мин үзем – Өчбүлә авылында урнашып, Аюкаш, Иске Баеш, Каеш (шагыйрь Бәдрүш Мокамай туган авыл), Иске Яндыз, Казаклар һ. б. авылларда, ә сабакташларым Суккул авылыннан йөреп эшләдек. Халык авыз иҗаты үрнәкләре җыю белән бергә, төрле шәхесләрне күреп сөйләшүләр дә була андый вакытларда. Әйтик, Өчбүлә авылында яшәүче Мөстәкыйм бабай заманында авылдагы Фәйзрахман хәзрәт Төпәев мәдрәсәсендә укыган. Ә Нурлыгаян бабай Шәрипов Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан, 1нче Украина фронтында булган. Казакларда, шулай ук, сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтзыя абзый Лотфуллин белән очраштым. Ул Башкорт атлы дивизиясе составында аның оешуыннан башлап сугышчан юл үткән. Өченче курста укыганда – татар теле һәм әдәбияты, ә дүртенче курста урыс теле һәм әдәбияты буенча педагогик практика үтелә. Безнең төркем 1985, 1986 елларда Кушнаренко районының Карача-Елга урта мәктәбендә булды. Дөрес, без укучылар белән дә, укытучылар белән дә тиз арада аңлашып-якынлашып, бер гаилә кебек булдык. Үзебезчә дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Укучылар да бертөрлелектән арынып киткән кебек булды. Дәрес калдырулар бөтенләй бетте. Сабакташыбыз, оста гармунчы һәм җырчы Динар Гыйзетдинов балалар белән төрле уен кораллары ансамбле оештырды. Авыл клубында гөрләтеп концертлар куябыз, район үзәгенә барып, колхоз исеменнән чыгышлар ясыйбыз. Миңа тапшырылган 10нчы сыйныф укучысы, милициянең балигъ булмаган хокук бозучы үсмерләр исәбендә торучы Мәгънәви Хәерварин, бөтенебезне шаккатырып, хәтта мәктәптән кайтмас булды, кубызда уйнарга өйрәнде. Күрәсең, аңа үзенең мөмкинлекләрен тиешле юнәлештә гамәлгә ашыруга юнәлеш бирә алмаганнар. Укучылар белән саубуллашу җиңел булмады. Кайтырга чыгып, мәктәптән бераз ара киткәч, Мәгънәви безнең янга йөгереп килде. Ул үзе өчен дөнья беткән, яшәү мәгънәсе калмаган кебек бер халәттә иде. Йөзе агарган, ике бите буйлап күз яшьләре ага, нәрсәдер әйтергә тели, ләкин эндәшә алмый. Без барыбыз да аны кочаклап алдык, күңел кичерешләребезне сиздермәскә тырышып, юату сүзләре әйттек. Ул ике кулы белән битен каплады да янә мәктәпкә юнәлде. Күпләребез өчен бу, кызганычка каршы, хушлашу мизгеле дә булган. Ул бакыйлыкка иртә, бик яшьли күчте... Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. Төркемдәшебез Д. Н. Гыйзетдиновны язмыш алга таба шушы авылга урнаштырды, ул анда яши, шул ук мәктәптә укыта. Эшендә шактый күркәм уңышларга иреште.Ә дүртенче курсны тәмамлагач, пионер практикасы үтелә иде. Без Уфадагы 21нче төзелеш трестының “Огонёк” лагеренда 1985 елның 11 июненнән 4 июленә кадәр булдык. Башкорт-урыс бүлегендә укучы курсташым Фәйрүзә Абайдуллина белән икебезгә 1нче отрядны тапшырдылар. Нигездә, 7-8нче сыйныф укучылары, ягъни балигълык яшенә кереп баручы, шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 26 малай һәм 23 кыз. Хәзерге вакытта үзләре әти-әни, бәлки, кайберләре нәнәй-картәти булган, күпчелеге 1971 елгы ул балаларның һәрберсе еллар үткән саен шул вакыттагы самими төс-кыяфәтләре белән күз алдыма килеп, моңсу һәм сагышлы хатирәләремне яңарта. Практика узганда тутырылган махсус журналны кулыма алып, андагы язмаларны күздән кичергән саен моннан кырык елга якын элек узган һәр көн кичә генә булган кебек...Рамил ИСЛАМОВ,филология фәннәре докторы.Казан шәһәре.