Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бәләбәй сандугачы – “Урал сандугачы”нда

Шәһәрнең үзәк Мәдәният сараенда эшләүче моңлы, үзенчәлекле тавышлы җырчы Хәмит Дәүләтхуҗинны таңнарда өзелеп сайраучы сандугачлар белән тиңләп була. Хәтта былбыллар көнләшерлек дисәң дә артык түгел, чөнки ул, алардан аермалы буларак, язда гына түгел, ә көзен дә, кышын да – һәрвакыт, үзен белә-белгәннән бирле җырлый, гармунда сыздырып уйный, чараларда үзе уйнап, үзе җырлап, җыр-моңнарын тамашачыга бүләк итә. Башкортстанда, Татарстанда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаган Хәмит Дәүләтхуҗин Екатеринбургта оештырылган төбәкара инструменталь музыка сәнгате һәм татар җырын башкаручылар бәйгесендә беренче тапкыр катнашуына карамастан, лауреат исемнәре яулап, инструменталь музыка сәнгате бәйгесендә – III дәрәҗә, ә татар җырын башкаручылар арасында II дәрәҗә дипломнарга лаек булды.Зур сәхнәдә, мәртәбәле жюри (составында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, виртуоз баянчы Наил Сәгъдиев кебек профессионаллар, ә рәисе – Татарстанның халык артисты, җырчы, композито

Шәһәрнең үзәк Мәдәният сараенда эшләүче моңлы, үзенчәлекле тавышлы җырчы Хәмит Дәүләтхуҗинны таңнарда өзелеп сайраучы сандугачлар белән тиңләп була. Хәтта былбыллар көнләшерлек дисәң дә артык түгел, чөнки ул, алардан аермалы буларак, язда гына түгел, ә көзен дә, кышын да – һәрвакыт, үзен белә-белгәннән бирле җырлый, гармунда сыздырып уйный, чараларда үзе уйнап, үзе җырлап, җыр-моңнарын тамашачыга бүләк итә. Башкортстанда, Татарстанда төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаган Хәмит Дәүләтхуҗин Екатеринбургта оештырылган төбәкара инструменталь музыка сәнгате һәм татар җырын башкаручылар бәйгесендә беренче тапкыр катнашуына карамастан, лауреат исемнәре яулап, инструменталь музыка сәнгате бәйгесендә – III дәрәҗә, ә татар җырын башкаручылар арасында II дәрәҗә дипломнарга лаек булды.Зур сәхнәдә, мәртәбәле жюри (составында Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, виртуоз баянчы Наил Сәгъдиев кебек профессионаллар, ә рәисе – Татарстанның халык артисты, җырчы, композитор Вил Усманов), 1250 урынлык залны тутырып килгән тамашачы алдында чыгыш ясап, аларның югары бәһасына лаек булуыннан канатланып кайткан талант иясе тәэссоратлары, гомумән, җыр-моң турында фикерләре белән бик теләп уртаклашты.– Русиянең төрле тарафларыннан – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Пермь, Төмән, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автономияле округларыннан һәм башка төбәкләрдән катнашучылар бар иде. Барлыгы 200 кеше, – ди Хәмит Шаһит улы. – Без Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сараенда чыгыш ясадык. Өч яшь номинациясендә оештырылган фестиваль-конкурста балаларның күп һәм искиткеч башкару осталыгына ия булуы шатландырды. 35 яшьтән өлкәннәр төркемендә башкаручыларның ныклы әзерлекле җырчылар, баянчылар икәнен күргәч, әлбәттә, сынатмаммы дигән борчылу да булды.– Сез башта инструменталь музыка бәйгесендә чыгыш ясагансыз булса кирәк?– Нәкъ шулай, татар халык көйләреннән тезмә уйнадым. Җыр бәйгесендә катнашырга гына заявка җибәргән идем, барыбер җан дустым — гармунымны алып барам бит, нигә әле үземне сынап карамаска дип уйлап, анысында да катнашырга ниятләдем. Мин мондый конкурслар бик кирәк дип уйлыйм, беренчедән, җырлау, уйнау сыйфатыңны яхшыртыр өчен үз өстеңдә эшлисең. Икенчедән, конкурс искиткеч талантларга бай халкыбызга карата соклану, горурлану хисен тагын да көчәйтә.– Ә нинди җырлар башкардыгыз?– Конкурс шартлары буенча өч җыр, шуларның берсе – акапелла, ягъни аккомпанементсыз җырланырга тиеш иде. Мин халкыбызның үлемсез җырларының берсе “Иске кара урман”ны башкардым, ә калган ике җырны үзем гармунда уйнап җырладым. Алар “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Рим Хәсәнов көе, Гыйльман Идрисов сүзләре) һәм татар халык җыры “Үгетләмә, иркәм”. Берьюлы өч җыр башкару җиңел дип әйтмәс идем, әмма, мактанып әйтүем түгел, алкышларга күмделәр, гөлләмәләр чыгардылар. Хәер, мактансам да була, Башкортстан, Бәләбәй данын зур сәхнәдән яңгырату үзе ни тора!– Оештыруга килгәндә...– Беренче көнне кичкә кадәр тыңлаулар булса (әйткәндәй, мин җыр бәйгесендә кичке җидедә генә чыгыш ясадым, көтеп тә арыйсың, дулкынланасың да), икенче көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, призлы урыннар яулаганнар һәм жюрида утырган артистлар катнашлыгында искиткеч гала-концерт булды. Чыгышымның икесе дә шулай югары бәяләнгән икән, мин канәгать.– Сезне күптәннән беләм, репертуарны сайлауга бик җитди карыйсыз.– Табигатемә туры килгән лирик җырларны сайлыйм, үлемсез халык җырлары күңелемә бик якын. Алар бит үзләре моң, аларны җырлаганда да, уйнаганда да борылышларын, мелизмнарын биреп, бөтен сәләтеңне күрсәтергә була. Ә шырдый-бырдый җырларны, такмакларны өнәмим, андыйларны җырламыйм мин.– Без сүз алып барган моң. Нәрсә соң ул?– Башка милләтләр хакында әйтә алмыйм, әмма безнең башкорт, татар халкы – моңлы халык, ул аның күңел халәте. Моң аеруча аның гүзәл җырларында чагылыш тапкан да инде.– Әйтегез әле, җырчы булыр өчен нәрсә кирәк, тавышның көчле булуымы?– Бу сорауга җавапны Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Фән Вәлиәхмәтов сүзләре белән әйтәм: “Тавыш ул ишәктә дә бар, ә җырны җырларга, басым ясап әйтәм, җырларга кирәк”. Тавышымның көчле түгеллеген үзем дә беләм, әмма мине моңлы, диләр.– Ә ул моң Сездә кайдан?– Мин бит Ярмәкәй районының Түбән Карамалы авылыннан. Хозур табигатьле Ык буеннан, аның кабатланмас табигате, җырга тиң булып агып яткан сулары да йогынты ясагандыр. Аннары әтием гармунда уйный, әнием бик матур, күңелләргә үткәреп җырлый иде. Моңлы булуым — газиз әниемнән.– Гаиләгездә җыр-моңның абруе ни дәрәҗәдә?– Эш урынымда хезмәтем икенчерәк, шуңа конкурсларга әзерләнүем, репетицияләр гел өйдә, җырның, гармун тавышының тынганы да юк. Хәләл җефетем Гөлнара да гармунда уйный. Самарада медицина университетының беренче курсында укучы улыбыз Азамат – гармунда, баянда, ә 10нчы сыйныфта укучы улыбыз Ислам гитарада уйныйлар.– Сезне уңышларыгыз белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз. Зәйфә Салихова.