Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Быелгы май ниләр вәгъдә итә?

Майлар аша җәйләр хәбәр юллый,Майлар аша язлар кулын болгый,Майлар аша үтү күңелле!Майлар җирне бизәр өчен килә,Майлар безгә кояш булып көлә,Майлар дәртләндерә күңелне... Майлар безгә кошлар булып сайрый,Агачлары яңа күлмәк сайлый...Назлы көннәр — майлар табышы.Күкләр җылы тамчыларын коя,Иңнәрендә күпләр канат тоя,Майлар таратсалар сагышны... Ак чәчәкле майны сөйми булмый,Майда һәркем өмет белән сулый...Быелгы май — көткән ай булсын!Чәчәк коеп, җилләр иссәләр дә,Ак чәчәкләр җиргә төшсәләр дә,Йөрәкләрдә якты май калсын! Сынамышлар * Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр, һәм киресенчә.* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. * Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. * Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. * Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. * Торналар бик еш күренсә – корылыкка. * Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. * Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. * Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.* Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. * Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. * Майда боз яуса, җәен дә явачак. Фенолог күзәтүләре 1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр. 2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер. 3 майда ике яисә өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр. 4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер. 5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр. 6 майда көн суык булып, бер атнадан тагын кабатланса, җылы көз көтегез. 7 майдан соң, гадәттә, 12 тапкыр суык була. 8 майда яңгыр яуса, арыш уңа. 9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә. 10 майда кояш чыкканда көн аяз булса – җәй җилле булыр. 11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яисә сарайга кереп качса, көнне суыта. 12 майда көчле җил көчле яңгыр алып килә. 13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңышка. 14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр. 15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез. 16 майда шомырт чәчәк атса – салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә. 17 майда чыпчыклар төр­кемләп очса, көчле җил булыр. 18 майда каз суда коенса, көннәрне җылыта. 19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр. 20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә. 21 майда яңгыр яуса, гөмбәгә бай ел килә. 22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар. 23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар. 24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар. 25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә. 26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез. 27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә. 28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр. 29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар тәмам дигән сүз. 30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый. 31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр. Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар 1 — Яз һәм хезмәт бәйрәме.3 — Кояш көне.5 — Водолазлар көне;— Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне.7 — Радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне;— легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 115 ел.9 — Бөек Җиңү көне.10 — РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Хөсәен Кудашевның тууына 110 ел.14 — Уфада Иван Якутов исемендәге паркта балалар тимер юлы ачылуга 70 ел.15 — Халыкара гаилә көне;— Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты Таңчулпан Бабичевага — 70 яшь.16 — Башкортстанның халык артисты Рәҗәп Вәдүтовка —75 яшь.17 — Күренекле журналист һәм язучы Мансаф Гыйләҗевның тууына 90 ел.18 — Халыкара музейлар көне.19 — Пионерия көне.23 — Күренекле композитор Шамил Колбарисовның тууына100 ел.26 — Эшкуарлар көне.27 — Китапханәчеләр көне.28 — Чик сакчылары көне.29 — Химиклар көне.31 — Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне.