Авария Дүртөйле — Нефтекама автомобиль юлының 19нчы километрында Яңа Биектау торак пункты янында иртәнге 09:30 сәгать тирәсендә теркәлгән. “Mazda СХ-9” һәм 14 пассажир утырткан “Peugeot Boxer” микроавтобусы бәрелешкән. Җиңел машина водителе, югарыда язуыбызча, һәлак булган, 13 кеше зыян күргән. Ике пассажир хатынны Дүртөйле дәваханәсенә салганнар. Ун кеше амбулатор ярдәм алган, дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән.Авариянең сәбәпләре ачыклана. Микроавтобус – шәхси ташучыныкы. Бу юлы ул Ижевскига юлланган булган. Авария очрагы буенча прокуратура тикшерү оештырган. Уфада ике пассажир автобусы бәрелешкән. Салонында 25ләп пассажир булган 249нчы маршрут буенча хәрәкәт иткән “Ютонг” автобусы водителе “МАЗ” белән бәрелешкән. 266нчы маршрут буенча хәрәкәт иткән автобуста 20 кеше китеп барган. Бу хакта Уфа буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Авария нәтиҗәсендә “Ютонг” автобусында җәрәхәтләнгән 17 яшьлек пассажир кыз үзаллы дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Калган пассажирлар каза күрмәгән. Эчеп руль артына утыру очраклары да теркәлеп кенә тора. 18 апрельдә Баймак районында исерек водитель хатыны һәм ике баласы белән юл читенә чыгып очкан, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның ЮХХДИ идарәсеннән.Шүлкә авылы янында ул “ВАЗ-2106” машинасына идарәне югалтып, хатыны, 4 һәм 11 яшьлек балалары белән кюветка чыгып оча. Балалар әнисе белән бергә арткы утыргычта утырган. Шул ук вакытта алар хәвефсезлек каешын да эләктермәгән булган.