"Әгәр билет телефон номерына бәйләнгән икән, җиңүчегә СМС-хәбәр җибәрелә. Шул ук вакытта безнең хезмәткәрләр миллионерларга шалтырата һәм акчаны ничек алырга икәнен аңлата. Әгәр билет номерга бәйләнмәгән икән, бәхетлеләрнең безнең белән элемтәгә керүен көтәргә генә кала», — дип аңлаталар «Милли лотерея» матбугат хезмәтендә.Барлык билетлар да Русия Почтасы бүлекчәләреннән сатып алынган. Берсе - Уфада 2022 елның 13 декабрендә Аксаков урамындагы почта бүлекчәсендә, икенчесе узган елның 31 декабрендә Ишембайда Губкин урамындагы 50нче йортта."Без җиңүчеләрне түземсезлек белән көтәбез. Әгәр дә кемдер сезгә лотерея билеты бирсә яки үзегез сатып алып онытсагыз, аны табыгыз һәм тикшерегез. Бәлки нәкъ менә сез миллионер булып киткәнсездер һәм бу хакта әле белмисездер", — диләр матбугат хезмәтендә.Миллионны алырга отыш нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң җиде ай эчендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, Яңа ел уенында җиңүчеләр 2023 елның 31 июленнән дә соңга калмыйча бәхетле билетны күрсәтергә тиеш.Исегезгә төшерәбез, быел гыйнварда Башкортстан Идел буе федераль округында лотерея миллионерлары саны буенча беренче булды. Ул вакытта 1 млн сумны төбәкнең берьюлы 10 ешесе отты. Мартта Стәрлетамактан тагын бер кеше почта бүлекчәсеннән лотерея билеты сатып алып, 1 млн сум акча откан.фото: башинформ