Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Яратам сине..."

Моннан 1 ел элек Ришат Төхвәтуллин үзен бертуктамый эзәрлекләүче фанаты булуы, үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөреп, өенә кадәр килүе, чыкканын сагалап торуы хакында сөйләгән иде. Баксаң, гашыйк ханым әле дә Ришатка тынычлыкта калдырмый икән. Ришатның командасы, үзара шаярып, аны «Нәкыя-матуркай» дип йөртә башлаган. Бу турыда җырчы сторисларында сөйләгән. "Уфада концертларыбыз узды. Уфа концертларының «изюминкасы» ул – Нәкыя-матуркай. Кемнәр аны белми, таныштырасым килә. Әлеге хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе. Ул мине кайчан да булса үзенә өйләнәчәк дип уйлый. «Мин инде өйләнгән, безнең арада берни була алмый», – дип аңлатсам да, үз сүзен бирми. Киемнәрен җыеп, минем янга Казанга килә. Күченәм дип уйлыймы икән. Көчкә озатып җибәрәбез. Без авылга кайтканда, безнең арттан авылга кайта. Аны Уфа концертларыбызга кертми башлаган идек инде. Кичәге концертка ничектер кергән, әниләр кырыена килеп баскан, булыр-булмас сүзләрен сөйләп йөргән. Алияне аеруча ярата инде ул. Аңа бүләкләр, гәзитләр алып килә. «Без Ришат белән барыбер бергә булабыз», – дип әйткән кичә. Кыскасы, дуслар, бездә күңелле", – дип сөйли Ришат. Нәкыя Ришатның телефон номерын да белә. «Яратам сине», – ди ул аңа ягымлы тавыш белән. Ришат: «Мин инде өйләндем. Хәзер соң. Бетте», – дигәч тә: «Соң түгел. Мин бит сине көтәчәкмен. Без барыбер бергә булачакбыз, күреп тор. Дөнья ул бүген болай, иртәгә тегеләй», – дигән Ришатка мәхәббәттән янып-көюче фанаты. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/min-oilandem-xazer-inde-son-risat-toxvatullin-uzen-ezarleklauce-fanatyn-kursatte-5858952