Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Андрей Назаров студентлар кампусы турында сөйләде

Андрей Назаров искәрткәнчә, гамәлгә ашырылучы эшләрнең төп максаты - илдә яшәү өчен иң яхшы төбәк булдыру. - Проектның беренче этабын - Уфа IQ-паркы бинасын быел тәмамлыйбыз. Концепция инде расланган. Уфа Фән һәм технологияләр, Башкорт дәүләт медицина һәм Уфа дәүләт нефть техник университетларына үз локациясе беркетелгән, аларның һәркайсына икешәр кат биреләчәк, - дип аңлатты Премьер-министр. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге югары уку йортлары арасында кампус булдыру проекты тиешле гомумдәүләт проектының контроль пунктлары кысаларында план буенча тормышка ашырыла. Фото: pravitelstvorb.ru