Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров Дәүләкән торба заводында булды

Әлеге предприятие 2011 елдан бирле эшли һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен түгәрәк һәм турыпочмаклы кисентеле профильле торбалар җитештерә. Филиал директоры Ришат Шакиров хәбәр иткәнчә, узган елда җитештерелгән продукция күләме 4,5 миллиард сумнан арткан. Аны компаниянең Чиләбе, Казан, Екатеринбург, Самара, Уфа һәм Ырынбур шәһәрләрендәге филиалларына озаталар. Узган елда предприятиедә 2 яңа станок файдалануга тапшырылган, шулай ук вагоннарны бушату өчен кран эстакадалары урнаштырылган һәм склад мәйданнары арттырылган. Радий Хәбиров продукция үрнәкләре белән танышты. Завод эшчеләре сүзләренчә, предприятиедә зур диаметрлы торбалар чыгару нияте бар. Моның өчен яңа цех төзү таләп ителә. Төбәк җитәкчесе предприятие вәкилләрен "Инвестиция сәгате"нә филиалның алга таба үсеше һәм аңа дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу өчен чакырды. – Предприятиегә инвестицияләр күләме шактый зур. Җитештерү сәнәгате белән бәйле барлык производство да катлаулы. Сез күтәргән барлык мәсьәләләрне киңәшмә кысаларында хәл итәргә тырышачакбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru