Чаллыда яшәүче күп балалы ана, гаиләсен калдырып, Түбән Камага «яңа мәхәббәте» янына күчеп килгән. Алар урамда палаткада яши. Бу хакта «Челнинские известия» НТР24 телеканалына сылтама белән хәбәр итә. Гашыйк пар турындагы видео социаль челтәрләрдә дә таралды. Палаткада яшәүче пар якындагы йортларда гомер итүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Ачыкланганча, Юля белән Владимир 4 ел элек танышкан, 1 ай элек бергә яшәргә булганнар. Әлеге хатын-кыз белдергәнчә, яраткан кешесе өчен ул бер тиенсез Чаллыдан күчеп килгән. Аны сөйгәне килеп алган. «Яраткан кешем өчен мин барысына әзер. Кешене яратасың икән», – ди ул. Юля Чаллыда 2 эштә эшләгән булган. Ул яраткан кешесе өчен гаиләсен һәм фатирын калдырган. Яңа урында эшкә урнашкан. Ә Владимир элек апасы белән фатирда яшәгән булган. Аны туганы куып чыгармаган, ә аның «мәхәббәтен» фатирда күрергә теләмәгән. Гашыйк пар көнкүрешләре белән дә уртаклашты. Алар палатада булмаганда, аларның территориясен 2 эт саклый. Палатка янында учакта ашарга пешерәләр.
Күп балалы хатын, Чаллыда гаиләсен калдырып, сөйгәне янына палаткага күченгән – видео
13 мая 202313 мая 2023
2
1 мин