Әйе, күпләр өчен бу һөнәр балачак хыялы булса, Флизә Гыйльми кызы медицинага очраклы килеп керә һәм, аңа гашыйк булып, гомере буе яраткан эшен башкара. Шуңа дистә еллар дәвамында аны үзгәртү, үзен башка өлкәләрдә сынап кару теләге бөтенләй булмый.Таҗикстан якларында туып-үскән ул. Кыз 4-5 яшьләрдә булганда яшь гаилә әтисенең туган ягына – Кырмыскалы районының Олыкүл авылына күченеп кайта. Мәктәпне тәмамлау белән Флизә, әтисенең эзеннән китәргә карар итеп, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына юллана, аның кебек агроном булырга хыяллана. Ләкин конкурстан үтә алмый. Күрәсең, Ходай шулай эшкәрткәндер: ул үзен медицинага багышларга тиеш. Шулай итеп, документларын алып, якындагы медицина училищесына юллана һәм, имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керә. Укыган чорда ук үз итә ул бу һөнәрне. Училищены тәмамлау белән Уфа шәһәре 6нчы дәваханәсенең функциональ диагностика бүлегендә хезмәт биографиясен башлап җибәрә.Күпмедер вакыттан кияүгә чыгып, гаиләсе белән Ульяновск якларында яшиләр. Ан