- Сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарның һәм хәрби хезмәт ветераннары оешмаларының ирекле батальоннар оештыру буенча башлангычы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хупланды. Экипировка, җиһазландыру, урнаштыру, озата бару һәм хәрби җайга салу урыннарына китерү, Башкортстан Республикасыннан каралган түләүләр буенча мәсьәләләр аерым контрольгә алынган һәм тулы күләмдә башкарыла.Шулай ук республика Башлыгы кушуы буенча сугышчыларның гаиләләренә мөмкин булган барлык ярдәм чаралары каралган. Республика полкының беренче бүлекчәләре - "Ватан" отряды, Даян Мурзин исемендәге батальон хәрби әзерлек урыннарында булды. Бүген Таһир Кусимов исемендәге батальон шул урынга бара. Барлык якташларыбызга чын патриотизм, Ватанны саклау буенча кыю һәм җаваплы карарлар кабул итүне, җиңү белән исән-сау өйгә кайтуларын теләп калабыз һәм аларга рәхмәт белдерәбез. Хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларга, аларның туганнарына һәм гаиләләренә ярдәм итәчәкбез, - диде ул.