Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Шәех Зәйнулла Рәсүлев һәм Евразия халыкларының суфичылык мәдәнияте”

Ул күренекле башкорт дин эшлеклесе Зәйнулла Рәсүлевның (1833-1917) тууына 190 ел тулуга багышланган. Конференцияне оештыручылар - Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Уфа фән һәм технологияләр университеты, Русия Фәннәр академиясеның Тарих, тел һәм әдәбият институты, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья башкорт корылтае һәм Ибн Сина фонды (Мәскәү шәһәре). “Торатау” Конгресс-холлы мәйданчыгында узачак фәнни форум кысаларында шәех Зәйнулла Рәсүлевның хәзерге башкорт халкының суфичылык традицияләрендә рухи мирасы, совет һәм советлардан соңгы чорда Русиядә суфичылык язмышы, башкорт суфийларының чиктәш элемтәләре, суфичылык әдәбияты феномены, Нәкышбандия тарикатының традицион рухи мирасы, Русиядә суфичылык перспективалары кебек темалар каралачак. Конференциядә Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Дагъстан Республикасыннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән ислам белгечләренең катнашуы көтелә. Шәех Зәйнулла Рәсүлев (Зәйнулла ибн Хәбибуллаһ әр-Рәсүли ан-Нәкышбанди, 1833-1917) - атаклы башкорт дин белгече, педагог, мәгърифәтче, Нәкышбандия суфичылык орденының рухи остазы. Фото: bashinform.ru