Уфада яшәүче егет үзенең картәнисеннән 470 мең сумга якын акча урлаган, дип хәбәр итәләр Башкортстан прокуратурасында. Билгеле булганча, акчаны җинаятьче зыян күрүченең банк картасы ярдәмендә үзләштерә, аны хезмәт хакын күчерү сылтавы белән алдап ала. Мобиль кушымтага үзенең телефонын бәйләгәннән соң, ул ел дәвамында төрле товарларны онлайн сатып ала, шулай ук акчаны чит кешеләргә дә күчерә. “Гаилә аферасын” ул яңа банк исәбен ачу һәм берсеннән икенчесенә күчерү аркасында яшерә алган. Башкортстан прокуратурасында билгеләп үтелгәнчә, элек җинаятьче мондый махинацияләр өчен җинаятькә тарттырылган булган инде. Суд мошенникны дүрт елга каты режимлы колониягә хөкем итә һәм картәнисенә финанс зыянны капларга мәҗбүр итә.