Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Шәфкатьлелек, сабырлык, белем һәм осталык — төп таләпләр”

Гөлназ Идрисова Туймазы районының Түбән Бишенде авылында туып үсә. Серафимовка мәктәбен тәмамлагач, Туймазы медицина училищесында белем ала. Аннан соң БДМУның өлкән шәфкать туташлары әзерләү факультетында укый. 24 ел эчендә Гөлназ Рәис кызы шәфкать туташы һөнәренең мөмкин булган барлык баскычларын үткән. Училищедан соң регистратурада эш башлый, стоматологлар белән дә хезмәт күрсәтә, поликлиникага күчерелә, соңыннан Серафимовка стационарында хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып намуслы эшләп, ихтирам казана.—Һөнәри тәҗрибәм тормышта миңа һәрчак кирәк булды. Мине эшкә өйрәткән, үстергән кешеләргә, Серафимовка дәваханәсе хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлемен, — ди ул. Быел ел башыннан Гөлназ Идрисова Туймазы дәваханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли башлаган. Ул һөнәрен бик ярата, эштән курыкмый. “Шәфкать туташы нинди булырга тиеш?” — дигән сорауга болай җаваплады:— Шәфкать туташында эмпатия иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш дип уйлыйм. Бу һөнәр иясенә кешелеклелек, чиксез сабырлык һәм түземлек кирәк. Шәфкать туташларында мондый сыйфатларның булуы авырган кешеләр өчен аеруча мөһим. Һәм, әлбәттә, белем һәм осталык — төп таләпләр. Шул ук вакытта җылы сүзнең, яхшы мөнәсәбәтнең дә бик яхшы дәвалавын онытмаска кирәк.Гөлназ Рәис кызы белән аз гына аралашкач та, аның үзендә югарыда телгә алынган бу сыйфатларның барысының да булуына шик калмый. Аның ике тапкыр Луганск Халык Республикасында эшләп кайтуы гына да күпне сөйли. Беренче тапкыр ул Красный Луч шәһәренә нәкъ бер ел элек — үткән елның 11 маенда юллана. Безнең республиканың медицина хезмәткәрләре бригадасы андагы халыкка диспансерлау үткәрергә бара.—Бу Башкортстаннан барган табибларның беренче төркеме иде. Безне андагы халык шулкадәр җылы каршылады, әйбәт мөнәсәбәттә булды, рәхмәтләрен белдерде. Хезмәттәшләр белән бик бердәм булып, аңлашып эшләдек. Сәфәрдә бер ай булдык, — ди Гөлназ ханым. Икенче тапкыр ул Красный Лучка үткән елның октябрендә юллана. Өч айга сузылган бу эш сәфәре беренчесеннән бик аерыла. Алар хәрби госпитальгә хирургия хезмәте күрсәтергә бара. Үзе әйтүенчә, ул аннан онытылмас хатирәләр, искиткеч тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе алып кайта. Тыныч тормышта эшләргә күнеккән белгечләргә тиз арада яңа шартларга өйрәнергә туры килә.—Хезмәттәшләрем белән горурланам... Тулы ышаныч белән әйтәм — алар үз эшләрендә иң яхшылары. Авыр шартларда бер-беребезне ярты сүздән аңлашып эшләдек. Операцияләрнең төрлесе булды. Атудан, ярчыктан, минадан яраланган сугышчыларыбзны дәваладык, — ди шәфкать туташы. Әлбәттә, җиңел булмый. Яшәү шартлары уңайлыкларсыз, беркемнең дә шәхси аралыгы юк, берничә кеше бергә көн күрә. Кайвакт суга да кытлык кичерәләр. Өстәвенә, алсыз-ялсыз, кайвакт йокламыйча да, туктаусыз эшләргә кирәк.—Шунысы гаҗәп, ничек кенә авыр булмасын, әллә адреналиннан, әллә искиткеч мөһим эш башкаруны аңлаудан, арыганлык тоймадым диярдек. Кешеләргә ярдәм итә алу мөмкинлеге күңелгә ниндидер якты хис бирде, — ди Гөлназ Идрисова. Шунысын да билгеләргә кирәк, аларның бригадасы гади хәрбиләр белән генә түгел, ә “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе сугышчылары белән дә эшли.—Бу кешеләрнең күбесенә югалтыр бернәрсә дә юк кебек... Араларында 20 ел тоткынлыкта булганнар бар... Шуңа карамастан, алар үзләрен бик лаеклы тотты. Мин алардан хәтта бер сүгенү сүзе дә ишетмәдем! Медицина хезмәткәрләренә бик ихтирамлы мөнәсәбәттә булулары сокландырды. Бу сугышчылар юкка-барга зарланмый, үз-үзләрен кызганмыйча, аямыйча, куелган бурычларны үти. Ә бит алар безнең балаларның тынычлыгы өчен көрәшә. Бу кешеләр ихтирамга лаек дип саныйм, — ди Гөлназ Рәис кызы.Гөлназ Идрисова хезмәттәшләре белән Шәйморатов, Доставалов исемендәге батальоннарның хәрбиләренә ярдәм күрсәтергә дә чыга.Шулай итеп, бу эш сәфәреннән бик күп эмоцияләр, фәһем, тәҗрибә алып кайта үз һөнәренең остасы булган ханым. Бүген ул тыныч тормышта эшләвен дәвам итә, хезмәтен яратып, намус белән башкара. Язмабыз героеның ныклы терәге — гаиләсе турында да берничә сүз әйтеп китик. Медицина училищесын тәмамлагач та ул күрше авыл егете Фәзис Идрисов белән тормыш башлап җибәрә, быел аларның “көмеш туйлары” — бергә яшәүләренә 25 ел. Кызлары Ирина — инглиз теле укытучысы, Фәзис Мансур улы - нефтьче.Бүген — Халыкара шәфкать туташлары көне. Гөлназ Идрисованы һәм бу шәфкатьле һөнәргә гомерләрен багышлаган барлык белгечләрне дә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга соклануыбызны, ихтирамыбызны белдерик, җылы теләкләребезне юллыйк.