"Казанның 175нче гимназиясенә бер вәхши үтеп кереп, балаларга атканда Ислам анда була, барысын да үз күзләре белән күрә… Һәлак булган 7 укучы – Исламның сыйныфташлары", -дип яза "Интертат"."11 майны без улыбызның икенче туган көне дип саныйбыз, – дигән әлеге басмага әңгәмәсендә Алсу Сөнгатуллина. – 2021 елның 11 май вакыйгалары улыбызның да, безнең дә тормышыбызны баштанаяк үзгәртте. Май аена керү белән әлеге коточкыч хәлләрне тагын да ныграк хәтеребезгә төшерә башлыйбыз. Безнең тормыш шул көнгә кадәр һәм аннан соңга бүленде.Фаҗигадән соң, сыйныфыбыздагы балалар да, әти-әниләр дә башка кешеләргә әверелде. Улымның күзаллаулары, бу дөньяга карашлары, аны кабул итүе үзгәрде. Аның фикерләре дә фәлсәфи хәзер. Шул көннән соң Ислам 20 елга өлкәнәйде сыман. Кайвакыт ул миннән дә зуррак булып тоела. Яшәү, безнең бу дөньяга килүебез, тормыш мәгънәсе турында шундый сүзләр әйтеп куя ки, «чыннан да шулай бит» дип уйлана башлыйсың. Олы улыбызның фикерләүләрен исә махсус операция шулай үзгәртте. Күрә