Семинар эшендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Русия Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин, Ырынбур өлкәсе губернаторы Денис Паслер, Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет әгъзалары Владимир Зорин һәм Пётр Тултаев, Башкортстаннан республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин катнаштылар.Киңәшмәне ачып, Игорь Комаров болай дип билгеләп үтте: «Быел семинар Ырынбур өлкәсендә үткәрелә, анда Русия халыкларының мәдәниятләрен үстерү буенча зур тәҗрибә бар. Төбәктә төрле милләт вәкилләре өчен уңай шартлар булдырылган”.Вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, тышкы басым шартларында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә төбәк хакимият органнарының мөһим бурычларының берсе милли һәм дини җирлектә конфликтларны профилактикалау, кисәтү һәм бетерү булып кала.Фото: bashinform.ru