Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров СВОда һәлак булган Дәүләкән егетләренең гаиләләре белән күреште

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. - Башкортстанның барлык халкы исеменнән чын ир-егетләр тәрбияләгән өчен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Алар барысы да - геройлар, аларның исемнәре мәңгеләштерелергә тиеш. Алар яшәгән йортларда, укыган мәктәпләрдә мемориаль тактаташлар урнаштырырга кирәк. Ә Дәүләкәннең үзендә СВОда катнашучы геройлар аллеясе пәйда булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе һәлак булган Дамир Садыйков, Рәдис Сәйфуллин, Рөстәм Фаткуллин, Айнур Холматовның туганнарына генерал Шәйморатов орденын тапшырды. - Безнең төп бурыч - Башкортстанның иң яхшы улларын истә тоту. Алар барысы да үз гомерләрен лаеклы яшәделәр. Ил өчен һәлак булдылар. Кемнеңдер кызы калган, кемдәдер әти-әниләре өлкән яшьтә. Шуңа күрә мин аларның гаиләләренең хәлләрен, аларга нинди ярдәм кирәклеген белеп торырга тырышам, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru