Хәзерге Әлшәй районы ХVI гасырдан башлап бу тарафларга күченеп килгән берничә төркем мишәрләргә һәм ясаклы татарларга сыену урыны биргән киң күңелле башкортлар төбәге буларак билгеле. Башкортстан Милли архивында сакланган тарихи чыганаклардан күренүенчә, Трунтаиш авылына, мәсәлән, ясаклы татарлар нигез салган. Аларны бу җирләргә 1760 елда төзелгән килешү кәгазенә ярашлы, Җаек-Чүби-Мең волосте башкортлары кертә. Туран-Таиш елгасы янындагы төбәктә нигез яңарткан күченеп килүчеләрнең элек Казан юлының (даруга) Биләр волостена караган сигез авылда (Әнәк, Мәсәй, Бүләр, Тузанбикә, Мәткауштамак, Бикбул, Таир һәм Песәй) яшәгәннәре дә теркәлгән. Яңа авылга, елга атамасыннан чыгып, тәүдә “Туран-Таиш” дип исем бирелә, соңрак ул, берникадәр үзгәртелеп, язмаларда хәзерге рәсми атамасын ала. Халык исәбе теркәлгән тарихи чыганакларда Трунтаиш авылында 1783 елда 322 ясаклы татар яшәве язылган. Алга таба алар типтәр сословиесендә күрсәтелә башлый, мәсәлән, 1795 елда биредә 452 типтәр теркәлә. Әлеге чордан башлап авылда яшәүчеләр санының кискен артуы да күзәтелә, атап әйткәндә, 1859 елгы “Ревизская сказка”сында 1732 кеше язып алынган. Трунтаиш авылы бу вакыт аралыгында зур гына социаль үсеш тә кичерә. Мәсәлән, 1870 елгы мәгълүматларда биредә ике мәчет, дини юнәлештәге мәктәп, почта, 6 тегермән булуы теркәлгән. Әмма авыл тарихында халык саны иң зур югарылыкка совет чорында – 1920 елда күтәрелә: шушы елда үткәрелгән җанисәптә 718 йорт-ихатада 3674 кеше яшәве мәгълүм. Русиянең 2010 елгы халык исәбен алу материаллары буенча, Трунтаишта бу вакытта бер меңгә якын кеше яшәгән. 2021 елгы җанисәп мәгълүматлары әлегә кулланылышка чыгарылмады, әмма төбәктә халык саны элеккедән артуына өметләнәсе юк. – Авылларыбыз күзгә күренеп картая, – ди бу уңайдан Трунтаиш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гәрәев. – Ә тоташ алганда, Трунтаиш авылы биләмәсендәге 7 авылда әле барлыгы 1250 кеше исәпләнә. Биләмә үзәге Трунтаиштан кала, халык саны буенча икенче урында Сарай авылы тора – биредә ике йөздән артыграк кеше гомер кичерә. Адамовка авылында исә бер генә кеше яши. Аның каравы, җәйге чорда авыллар җанлана, чөнки күпләр кышны балаларында чыга, көннәр җылына башлау белән туган нигезләренә кайталар. Бер сүз белән әйткәндә, бездә тормыш шулай дәвам итә. Элек тә, хәзерге чорда да авылларның социаль хәле, тормыш-көнкүреш мәсьәләләре икътисади яктан үсешкән эре хуҗалыкларга бәйле булып кала. Бу яктан караганда, Трунтаишның әллә ни мактанырлыгы юк. Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында иң эреләрдән Рәфис Мортазинныкы исәпләнә. Янә Дәүләкән фермеры Павел Мумбер хуҗалыгы бар. Тармакта Светлана Рогожина карамагындагы “Рассвет” аграр җәмгыятен дә күрсәтергә кирәк. Шәхси малтабарлар Гөлнур һәм Илфак Камаловлар гаиләсе халыктан сөт җыю, аны эшкәртү белән шөгыльләнә. Менә шул рәвешле элекке Тельман исемендәге колхоз җирләрен биләгән әлеге эреле-ваклы хуҗалыкларга хәзерге чорда Трунтаиш төбәгендә яшәүче хезмәткә яраклы халыкны эш белән тәэмин итү йөкләтелгән. Әйтергә кирәк, авыл халкы монысына да бик риза. Эш хаклары артык зурдан булмаса да, эшкә ябышып яталар. Себер тарафларына “вахта”га бик ашкынмаулары да шуңа бәйледер, мөгаен. Ялланган хезмәткә күңелләре ятмаганнар исә шәхси хуҗалыкларында мал асрап дөнья көтүне сайлый. Авыл биләмәсе хакимиятендә бу җәһәттән үрнәкле мисал рәвешендә Гөлназ белән Илдус Хисмәтуллиннарны, аларның фамилиядәшләре Гөлфия белән Илнур гаиләсен китерделәр. Рафаэль Ибраһимов, Айрат Мортазин, Руслан Әбделманов та ишле мал асрыйлар. Аларның төп шөгыле булып сөт җитештерү һәм сату тора, шулай ук маллар симертеп, итен сатуны кәсеп итеп алганнар да бар. Әлеге мисаллардан, бу төбәктә шәхси ихаталарда терлекчелек төп тармакка әверелгән икән, дип нәтиҗә ясау дөрес булмас, әлбәттә. Киресенчә, маллар саны кимүгә бара. Мәсәлән, Трунтаишта элек 12 мал көтүе булса, хәзер алар 4кә генә калган. Хәзерге чорда авыл биләмәсе буенча шәхси хуҗалыкларда бер мең баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның яртысы – савым сыерлары. Авылда базар мөнәсәбәтләренең киң таралып, көндәлек эшчәнлектә чагылыш табуына башка мисаллар да бар. Мәсәлән, биредә хәзер техника күп, авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланылганнары да бихисап. Тракторлары булганнар печән хәзерләүгә махсуслаша, Илгиз Хөснетдинов – шуларның берсе. Ә Илһам Йомагужин чылбырлы тракторга ия, аңа эш бигрәк тә кышкы чорда күп, авыл урамнарын чистартуга җаваплы карый. Бу җәһәттән, ни аяныч, шунысы да хак: авылда сыерлар һәм сарыклар саны белән бергә, мал асрау хәленнән килерлек кешеләр дә азаюга бара. Башка проблемалар да җитәрлек. Авыл хакимияте башлыгы болар хакында бик борчылып сөйләде. Ни өчен дигәндә, Азат Гәрәев авыл тормышын яхшы белә, нәсел тамырлары белән дә бу төбәктән, Трунтаишта туып-үскән. Белгечлеге буенча инженер – Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, колхозда автогараж мөдире була, инженер вазыйфасын били. Аннары җитәкче вазыйфаларда эшли: авыл Советы, Кооперативлар һәм крестьян хуҗалыклары берлеге рәисе була. Унбиш ел дәвамында дәүләт хезмәтендә – Дәүләкәндә республика Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2018 елда Азат Солтан улының Трунтаиш авыл хакимияте башлыгы итеп сайлануын авылдашлар уңай кабул итә, ни өчен дигәндә, төбәктә социаль проблемалар барлык кискенлеге белән калкып чыга башлый, ә белгечләргә кытлык. – Бигрәк тә авыл юллары начар хәлдә иде, – дип искә ала Азат Гәрәев. – Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм кулын Әлшәй районы хакимияте сузды, дип әйтер идем. Биләмә үзәге Трунтаиш авылының Үзәк урамында өч чакрым юл яңартылды, аңа тулысынча асфальт түшәлде. Эшли генә башлаган чагымда бу минем өчен зур терәк булды, әлбәттә, бу җәһәттән район җитәкчелегенә олы рәхмәтемне белдерәм. Гомумән, хакимият эшчәнлегендә төп юнәлеш булып авылларда халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту тора. Күп мәсьәләләр керә моңа. Мәсәлән, авыл урамнарын яктыртуны гына алыйк. Биш елда зур эш башкарылды, авылларда 140 электр яктырткычы алыштырылды. Әлеге максатта төрле алымнарны кулланабыз, мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ярдәме тоемлы булды. Бу юнәлештә эшчәнлек быел да дәвам иттерелә. Хәзерге чорда авылның социаль проблемаларын хәл итүгә чит төбәкләрдә яшәүче якташларны да җәлеп итү мөһим. Әлеге ысул Трунтаиш авыл биләмәсе хакимиятендә дә уңышлы кулланыла. Якташларны туплау максатында үткән елда Трунтаишта “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырылган. Әйтергә кирәк, туган төбәкләренә ярдәм итәргә теләүчеләр байтак булып чыккан. Азат Солтан улы бу җәһәттән туган авылларын социаль үстерүгә эчкерсез матди ярдәм күрсәткән якташлардан Артур Нургалиев, Гаяз Хәкимов, Хәниф Мәхмүдов, Денис һәм Артур Төхвәтшиннар кебек ватанпәрвәрләрне билгеләп үтте. – Авыл хакимияте алдында торган көнүзәк бурычлардан иң мөһиме булып район әһәмиятендәге юлның Трунтаиш – Казанка өлешен яңарту тора, – ди Азат Гәрәев. – Бу эшне спонсорлар ярдәме белән генә башкарып чыгарлык түгел. Шуңа да әлеге мәсьәләдә Әлшәй төбәгеннән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияровка зур өметләр баглыйбыз. Язгы чорда авыл мәшәкатьләргә чума – урамнарны, юлларны чистарту башлана, шушы максатта өмәләр киң колач ала. Трунтаиш авылы биләмәсендә, көндәлек бурычлар белән генә чикләнмичә, алдагы җәйгә планнар билгеләп, аларны тормышка ашыру хәстәрен алдан күрергә күнеккәннәр. Авылларны төзекләндерү төп юнәлешләрнең берсе булмакчы. Атап әйткәндә, Сарай авылында урамга яктырту җиһазлары урнаштыру планлаштырыла. Икенче төп максат – авыл биләмәсендәге эчке юлларны төзекләндерү. Аларның гомум озынлыгы 25 километр тәшкил итә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда ремонт үткәрелмәү сәбәпле, авылларны тоташтыручы юллар аяныч хәлгә килде. Быелгы җәйге чорда аларны ком-таш түшәп тигезләү күздә тотыла. Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.