Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда Русия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Быелгы съездда Русия Федерациясенең 53 төбәгеннән, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат катнашты. Алар Белоруссия, Болгария, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстония, Португалиядән һәм башка илләрдән килгән иде.Башкортстаннан исә съездда 45 кешедән торган иң саллы делегация катнашты. Анда республикабызда телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыруда гүзәл затларны туплаган “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Рәйхан” һәм башка иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм активистлары бар иде. Гомумән, республика делегациясе иң күпсанлы булуы белән генә түгел, эшлекле чыгышлары, матур тамашалары белән дә истә калды. Тәүге көнне үк пленар утырышка килүчеләрне Бишбүләк районындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе коллективы – “Ак калфак” үзешчән фольклор ансамбле искиткеч тамашасы белән каршы алды. Кунакларга алар төбәктәге “Чишмә бәрдертү” һәм “Самавыр юу” йолаларын күрсәтте.Утырыш барышында Башкортстаннан килгән иң өлкән делегат – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының легендар актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты, 89 яшьлек Сәвия Сираеваны Татарстан Республикасының Дуслык ордены белән бүләкләделәр. Шунда ук хезмәттәшебез – “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова, шулай ук “Ак калфак”ның Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова, Уфа һәм Благовар районы бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Республикабызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, пленар утырышта чыгыш ясап, делегатларны һәм съезд кунакларын Башкортстанда үткәрелгән чаралар, алга куелган максатлар белән таныштырды.“Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышына килүчеләргә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим ителде, соңрак гүзәл затлар “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты. Анда Башкортстаннан килгән делегат, шагыйрә Халисә Мөдәрисовага игътибар зур булды. Сәхнәдән аның журналда басылган “Балан” җыры язылу турындагы мәкаләсеннән өзек укылды, ә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина әлеге җырны сәхнәдән башкарды. Икенче көнне Халисә Сәгыйть кызы Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.Икенче көн аеруча бай эчтәлекле булды. Делегатлар “Бала-Сити”, “АЛТА скул” мәктәпләрендә булып, хәзерге заман шартларында шәхси мәктәпләр үрнәгендә милли мәгарифнең торышы, андагы укыту алымнары белән танышты. Бу — 2 яшьтән 18 яшькәчә балалар өчен мәгариф учреждениеләре челтәре. Мәсәлән, “Бала-Сити”да интеграцияле Русия-Кембридж уку программасы нигезендә белем бирелә. Мәктәптә укыту заман технологияләре ярдәмендә башкарыла. Шулай ук биредә 4 чит телне өйрәнү мөмкинлеге бар, ә менә татар теле барысы өчен дә мотлак булып санала. Мәктәптә төрле милләт балалары укуын исәпкә алып, татар теле дәресләре ике төркемгә бүленеп өйрәтелә. Мәктәпне тәмамлаучылар кулларына ике документ: дәүләт аттестаты һәм барлык дөньяда танылган Кембридж сертификаты алып чыга.Әйе, заманча җиһазландырылган иркен мәктәп, пыяла стеналар, парта урынына – кечкенә өстәлләр, балалар анда кара-каршы утыра... Һәм менә тагы бер нәрсәгә игътибар иттек: укытучыларның барысы да яшьләр, аларны өлкән сыйныф укучыларыннан әллә ни аерып та булмый. Беренче карашка, барысы да шәп кебек. Ләкин шәхси мәктәп буйлап сәгать ярым дәвам иткән экскурсия һәркемдә төрле уй-фикерләр, хәтта бераз борчылу хисе дә уятты. Татар балалары биредә белем алып, аннары чит илләргә чыгып китмәсме?Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшчәнлекләре һәм милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү методологиясе белән таныштырдылар. Университетның музее да бик бай: биредә милли орнамент белән бизәлгән киемнәр, бизәнгечләр, картиналар урын алган.Көннең икенче өлеше янә “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә дәвам итте. Биредә “Татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте”, “Татар гаиләсендәге тәрбия”, “Татар гаиләләрендә эшкуарлык” кебек өч дискуссион мәйданчык эшләде. Аларның һәрберсендә Башкортстаннан барган делегатлар да чыгыш ясады һәм үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.Шулай, Уфа районының 115нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сәлимә Җиһангированың чыгышы заман шартларында балаларга телне өйрәтү һәм аларны милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләүгә багышланды. Ә Сәлимә Гамир кызының бу уңайдан тәҗрибәсе җитәрлек, байтак еллар дәвамында ул балалар бакчасында татар балалары белән түгәрәк алып бара. Анда шөгыльләнүчеләр, кечкенә булуларына карамастан, үз телләрендә җырлый, шигырьләр сөйли, милли биюләр, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Хәзер инде урыслашып барган гаиләләрдәге ата-аналар да балалары белән берлектә туган телләрен өйрәнә. Милли чараларда бергәләп чыгыш ясаулары да яхшы нәтиҗә бирә. Гомумән, тәрбияче сабыйларны милли рухта тәрбияләү өчен үткәндәге тәҗрибәне яхшырак белергә һәм файдаланырга кирәклеге турында бәян итте.Уфа авиация техникумының социаль педагогы Венера Идрисова “Татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте” мәйданчыгында үзенең шәҗәрәсе белән таныштырды. Калын нәселне берләштерүче туганнары, дәвам итүчеләр турында зур горурлык хисе белән сөйләде Венера Акмалетдин кызы. Берничә ел элек Казанда барлык туганнарын җыеп, нәсел корылтаен үткәргәннәр. Бу — яшь буын да бер-берсен белеп, аралашып, туганлык җепләрен өзми яшәсеннәр өчен бик мөһим чара. Гомумән, нәсел җепләрен барлауны алар бик күптән башлаган, хәзер инде шәҗәрә китабының электрон вариантын эшләргә җыеналар.Татар эшкуарлары җыелган мәйданчыкта да эш кызу барды. Төрле юнәлешләрдә эшләүчеләр үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Борынгы кәсепләр белән шөгыльләнүчеләр дә аз түгел биредә. Мөслим районыннан Ирек Хәмәдишин ике дистә елдан артык каз үрчетә. Әлеге вакытта 11 мең казы бар. Ел саен бу гаиләдә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән зурлап каз өмәләре үтә. Гомумән, яңа эш башлаучыларга да, бу өлкәдә тәҗрибә туплаучыларга да мәгълүмат җитәрлек булды. Киңәшләштеләр дә, фикер дә алыштылар, дуслык күперләрен дә салдылар...Ә кичкә “Адымнар” полилингваль белем бирү комплексында дастаннарга багышланган чараны караганнан һәм III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына йомгак ясалганнан соң, башкортстанлыларны янә җылы очрашу көтте – Татарстан Республикасына дүрт көнлек гастрольләре белән килгән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларының чыгышын тамаша кылдык: съезд делегатларына Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Фатыйма” спектакле тәкъдим ителде.Сәфәрнең өченче көне истәлекле вакыйга белән туры килде – татар халкының бөек әдибе Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан шул исемдәге мәйданга җыелып, һәйкәленә чәчәкләр салынды. Башкортстаннан барган делегация кайтыр юлга чыккач та үзләренең әлеге съезддан алган тәэссоратлары, уй-фикерләре белән уртаклашуын дәвам итте. Республикабызда эшчәнлек алып барган төрле иҗтимагый оешма әгъзалары алга таба берләшеп, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген ассызыклады. Чөнки аларның барысын да бер максат берләштерә – татар халкының милли үзаңын үстерү, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру.Резида ВӘЛИТОВА,Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.Уфа — Казан — Уфа.
Милләт таҗындагы мәрҗәннәр без, дөньяга бар әйтер сүзебез!
13 мая 202313 мая 2023
6 мин