Ул 1918 елның 20 апрелендә хәзерге Краснокама районына керүче Яңа Нугай авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. Илебез өчен бик авыр чор була ул. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң биш кенә ай вакыт үткән, Русияне Гражданнар сугышы ялкыны ялмап алган.Ил, аеруча авыл халкы, мондый шартларда бик зур авырлыклар белән көн күрә. Өстәвенә, Миңнурга яшь ярым булганда әнисе бакыйлыкка күчә. Шәмсиәхмәт абзый йортына яшь хатын алып кайта. Ул тагын берничә бала тудыра. Шуңа Миңнурның 4нче сыйныфны тәмамлаганнан соң арытаба уку турында сүз кузгатырга да кыюлыгы җитми. Чөнки үзеннән соң туган энеләре һәм сеңелләренә күз-колак булырга кирәк. Өлкән абыйлары һәм апалары исә әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Шәмсиәхмәт абзыйның хуҗалыгы бик зур була. Күпләп мал-туар асрыйлар һәм бал кортлары үрчетәләр. Ләкин, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләсәләр дә, бик ярлы яшиләр. Тапканнары гаиләне туйдырырга да җитми. Шуңа 30нчы еллар башында илдә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү башлангач, Шәмсиәхмәт абзый авылда беренчеләрдән булып колхозга керә. — Безнең гаилә күмәк хуҗалыкка 1932 елда керде. Бу вакытта ихатада берничә атыбыз һәм кирәкле барлык авыл хуҗалыгы кораллары бар иде. Әти белән абыйлар атларны арбаларга җигеп, барлык эш коралларын төяп, колхоз ихатасына илтеп тапшырды, — дип искә ала Миңнур апа. Ә мин исә аның хәтеренең яхшылыгына сокланып утырам. Ни генә димә, сүз моннан 90 еллап элек булган вакыйгалар хакында бара бит. — 1938 елның 10 ноябрендә кияүгә чыктым, — дип әңгәмәдәшем мине хәтеренең яхшылыгы белән тагын бер тапкыр шаккатырды. Аның ире Әгъзам Имамов, халык теле белән әйткәндә, патша вакытында ук, ягъни 1913 елда шулай ук Яңа Нугай авылында туган. Аңа 7 сыйныф тәмамлау мөмкинлеге тигән. Шуның өчен үз заманына күрә шактый гыйлемле кеше булган. Армиядә зениткалар батареясында хезмәт иткән. Туган илебезнең ерак көнчыгыштагы чикләрен һавадан һөҗүм итүләрдән саклаган.Шуңа 1937 елда хәрби хезмәттән кайту белән Әгъзамны колхозда хисапчы итеп куюлары һич тә гаҗәп түгел. Ә ул елларда колхоз хисапчысы авылдагы иң ихтирамлы кешеләрнең берсе булган. Чөнки ул берүзе барлык бухгалтерларны һәм икътисадчыны алыштырган. Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык ир-атларны фронтка алалар. Әгъзамга исә, авыл хуҗалыгы белгече буларак, бронь бирәләр. Ләкин сугыш бик күп корбаннар таләп итә. Шуңа 1943 елда Әгъзам Имамовны да фронтка озаталар. — Әгъзамны сугышка алгач, тормышыбыз тагын да авырлашты, — дип хәтер йомгагын сүтә Миңнур әби. — Басулардан җыеп алынган уңышны соңгы бөртегенә кадәр диярлек дәүләткә тапшыра идек. Чөнки “Барысы да – фронт өчен, барысы да – җиңү өчен!” дигән лозунг белән яшәдек. Колхозчыларга онны кашыклап бүләләр иде. Анысы да эшкә чыгучыларга гына.Без иремнең әнисе – бианам белән бергә яшәдек. Ул миңа үз әниемнән дә якынрак булды. Мин эштә вакытта кечкенә улыма күз-колак булды, минем ышанычлы таянычым иде. Аңа бүген дә рәхмәтлемен. Миңнур Шәмсиәхмәт кызы Җиңү көнен бик яхшы хәтерли. — Ул көнне без басуда эшли идек, — дип искә ала ул. — Җиңү хәбәрен алгач, барысы да шатлыктан елый башлады. Ә мин калкурак урынга күтәрелдем дә, яулыгымны болгый-болгый җырлый башладым. Шуннан соң барча халык җырга кушылды. Ач булуыбызга карамастан, ул көндә кичкә кадәр шатланып эшләдек.Әгъзам Имамов сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. Өендә аны 1945 елның 4 ноябрендә каршы алалар. Ә 1947 елда Җиңү хәбәрчесе булып кызлары Гөлзаһира туа.Илебездә сугыш җимереклекләрен бетерү буенча гаять зур эшләр оештырыла. Акрынлап тормыш та җайлана бара. Имамовлар гаиләсендә 1949 елда тагын бер кызлары — Гөләндәм, ә 1951 һәм 1954 елларда уллары Фәрит һәм Рамазаншәриф туалар. Әгъзам һәм Миңнур балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, намуслы кешеләр, Туган илебезнең чын патриотлары итеп тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы гомере буе колхозда исәп-хисап өлкәсендә эшли. Шуңа балаларның да төгәл фәннәргә әвәс булып үсүләре һәм тормышта шундый һөнәрләр сайлавы гаҗәп түгел. Мәсәлән, өлкән уллары Мөхәммәтнәкый озак еллар “Арланнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең “Хазино” шифаханә-профилакториенда хуҗалык эшләре мөдире булып эшләде.Гөлзаһира исә — Краснокама районында киң билгеле шәхес. Ул югары партия мәктәбен тәмамлый. Иске Мошты авыл Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. Аннары районның мәдәният бүлегенә җитәкчелек итә, халык контроленең район комитеты рәисе урынбасары була. Лаеклы ялга ул район хакимиятенең эшләр башкаручысы вазыйфасыннан китте. Кайда, нинди генә вазыйфада эшләсә дә, Гөлзаһира Әгъзам кызы гадел, намуслы булуы, халык мәнфәгатьләрен беренче планга куюы белән аерылып торды. Озак еллар намуслы эшләгәне өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөләндәм гомере буена диярлек бухгалтер булып эшләде. “Башкортстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре” исемен лаеклы йөртә.Фәрит Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты) икътисад факультетын тәмамлады һәм тормышын банк системасында эшләүгә багышлады. Фәрит Әгъзам улы Русия Федарациясенең һәм Башкортстан Республикасының банк системасын яңартып коруда актив катнашты. Ул — Русия банклары берләшмәсе Советы әгъзасы, Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Рамазаншәриф Агыйдел шәһәрен төзүгә үзеннән зур өлеш кертте. Гасырдан артык гомерендә Миңнур Шәмсиәхмәт кызы кайгы-хәсрәтне дә күп күргән. Аңа кечкенә кызы Лизаны, җиткән уллары Мөхәммәтнәкый белән Рамазаншәрифне һәм ирен җирләргә туры килә. Ләкин авырлыкларга бирешеп, ул беркайчан да яшәүгә, кешеләргә мәхәббәтен югалтмаган. Электәнрәк җәйләрен Яңа Нугайдагы йортында үткәрә һәм кыш чыгарга аны балалары үз яннарына алалар иде. 105 яшьлек юбилеен ул кызы Гөлзаһира һәм кияве Хаҗип тәрбиясендә каршылый. Фәрит белән Гөләндәм хәзер Уфада яшиләр. Миңнур әби бүген — ике дистәгә якын оныклары һәм туруннарына яраткан дәү әни. Алма агачыннан ерак төшми, дигәннәре дөрес бит ул. Оныклары һәм туруннары укудагы һәм эштәге уңышлары белән Имамовлар нәселенең данын арттыра. Мәсәлән, Гөләндәмнең кызы Дилбәрнең улы Динислам урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе дәрәҗәсендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңү яулап, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына имтиханнарсыз кабул ителде. Әле юридик факультетның икенче курсында укый. Шушы көннәрдә Миңнур әби ерак Себердәге Когалым шәһәреннән шатлыклы хәбәр алды. Мөхәммәтнәкыйнең кызы Чулпанның кызы, ягъни әбинең туруны Лира ул тудырган. Шулай итеп, Миңнур Шәмсиәхмәт кызы олы дәү әни булды. — Безнең әниебез бик тыйнак кеше. Шул ук вакытта аның белмәгәне юк. Чөнки гомере буе бик күп гәзит-журналлар алдырып, аларны укып барды. Ә “Кызыл таң” аның иң яраткан гәзите иде. Без, балалары, үзебез күптән пенсионерлар инде. Шулай булса да, һәр мәсьәләдә диярлек әниебез белән киңәшләшәбез һәм аның әйткәннәренә колак салабыз, — ди Гөлзаһира Әгъзам кызы.Рим Әхмәтов,Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.Краснокама районы.
Ул 1918 елның 20 апрелендә хәзерге Краснокама районына керүче Яңа Нугай авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туган. Илебез өчен бик авыр чор була ул. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң биш кенә ай вакыт үткән, Русияне Гражданнар сугышы ялкыны ялмап алган.Ил, аеруча авыл халкы, мондый шартларда бик зур авырлыклар белән көн күрә. Өстәвенә, Миңнурга яшь ярым булганда әнисе бакыйлыкка күчә. Шәмсиәхмәт абзый йортына яшь хатын алып кайта. Ул тагын берничә бала тудыра. Шуңа Миңнурның 4нче сыйныфны тәмамлаганнан соң арытаба уку турында сүз кузгатырга да кыюлыгы җитми. Чөнки үзеннән соң туган энеләре һәм сеңелләренә күз-колак булырга кирәк. Өлкән абыйлары һәм апалары исә әти-әниләренә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә. Шәмсиәхмәт абзыйның хуҗалыгы бик зур була. Күпләп мал-туар асрыйлар һәм бал кортлары үрчетәләр. Ләкин, бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләсәләр дә, бик ярлы яшиләр. Тапканнары гаиләне туйдырырга да җитми. Шуңа 30нчы еллар башында илдә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү башлангач